Газиз әткәм Мирза Ибраһимов сугышта
18 яшендә, ике аягын югалтып,
Баку госпиталендә дәваланган...
Баку – Бакы – тәрҗемәдә кубарылып искән җил...
Бакуга кыз биреп туй иттек.
Бакы – кубарык җил исте,
җылы ләйсән яңгыры яуды...
Мәмәт улы Тельман Бабаев –
Баку каласының ташчысы.
Мин – Казанның бер юлаучысы...
Хозыр Ильяс булып каршыма
Килеп бастың, дип: – «Юлдашчымсың?»
Син – ятиме үткән сугышның,
Җитмеш җиде яшьлек нарасый...
Кырык бернең җәй уртасында
Сорап тормаганнар атаңнан
Ничә яшьлек ятим каласын...
Заман кырыс, котсыз замана –
кем сугышка бармый калалсын?
...Бөтен Аурупаны иңләгән
Эзләп әткәсенең каберен –
бер хәбәрсез каян табалсын? –
Нәкъ син көткән Адәм затымын,
Бабаң эзләреннән килдеңме?
Госпитальдә җан биргәннәрнең
Исемнәре бар да теркәлгән, –
Мин күчереп җиргә иңдердем...
– Мин мосафир бүген Бакуда,
Туганлашыр өчен килдек без...
Бердәм тел, динебез хакына
Җиһангир угылы Фаррухка
Никахлап кызны бирдек без...
Туй алдыннан тәүге күкрәү –
Урамына ләйсән түгелде...
Хәзәр диңгезеннән искән җил
Изүемне ачып, күкрәгемә
Җылы кулы белән үрелде...
Йөрәгемне иркәләде Бакы –
Тәрҗемәдә – кубарылган җил...
Баку – кала, кырык өчнең көзе...
Днепрда яраланган Әткәм,
Хәзәрдә – кабаттан туган җир...
Низамидан уңга борылгач,
Мирза Ибраһимов урамы...
Йөз сиксән тугызынчы мәктәп –
Әткәм дәваланган госпиталь –
Диварында язу тора әле...
(Дәвамы сайтта)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев