Көзләрнең ап-аяз бер көне.
Мин хәлсез – әз генә талчыккан,
тик саклыйм өметем бөртеген.
Бу көзем белән мин бербөтен.
Күкләр пакь. Бар да шул ук һаман.
Дөнья бар, димәк, бар могҗиза.
Сайларга куша ул үземә:
йә бүләк булсын бу, йә җәза.
Тормышның кызыклы, зәвыклы,
кадерле бер чорын кичерәм.
Бар да Хак Тәгалә кушканча.
Сынауны сабакка күчерәм.
Яшьләрне көзләрдә яшерәм.
Яралар күңелне чистарта.
Иң көчле хисләрне тугарам!
Җисемем җәрәхәт, ә җаным
сайлаган бәхетле булырга.
Бәхетле туарга, тулырга,
сеңдереп дөньяның саф төшен.
Мин – иге һәм чиге җуелган
күкләрнең болытсыз өлеше.
Көз белән серләрем бүлешәм.
Юл күрсәт! Яңасын. Мин әзер!
Болыттан арчылган бит әнә
Асманның зәңгәрсу гөмбәзе.
Ап-аяз, чип-чиста күк йөзе.
Бу – минем наз тулы саф көзем.
Оксана Ильюп
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев