(1918 – 1943)
Әгъзам Камал (Әгъзам Камалетдин улы Камалетдинов) 1918 елның 21 гыйнварында
Татарстан Республикасының Апас районы Үтәмеш авылында крестьян гаиләсендә
туа. 1943 елның 16 маенда Сталинград фронтында һәлак була.
Ул күрде дә ике текә ярны
Тоташтырып торган күперне:
«Үз эшеңнән кыйммәт нәрсә бармы?» –
Дип уйлады... аннан төкерде.
Кул селтәде...
«Партизаннар, аңлыйм,
Тотыналар авыр бу эшкә...
Тик дошманга кичү итә алмыйм,
Совет күперен...
Алга, җиңешкә!»
Күпер буйлап көчле күкрәү үтте,
Куркып очты күлдән үрдәкләр.
Чыш-пыш килеп суга авып төште
Кинәт кызган тимер өрлекләр.
Поезд оча игътибарсыз дулап,
Бәрелә пар,
Килә мең аваз.
Ләкин юкка...
Туктый алмый, улап,
Су төбенә китте паровоз,
Һәм вагоннар изелделәр чатнап,
Кайдандыр ут ачты пулемёт.
Тимер юлдан тантаналы атлап,
Зур һәлакәт үтте бу минут.
Су айкалды.
Язгы бозлар сыман
Калкып чыкты астан үлекләр.
Гөмбә кебек йөзеп йөрде озак
Үрмәкүчле тимер бүрекләр.
– Украина, – дип, бер партизан әйтте, –
Дошман өчен, ай-яй, яман җир!
«Тәртип белән» безнең кулдан үтте
Дүрт эшелон, иптәш командир!
1943.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев