Алар тирәсендә районның милли җанлы актив кешеләре, каләм тибрәтүчеләр тупланган.
«Казан утлары» редакциясе әдәби берләшмәләр белән эшне җанландыру, районнарда яшәүче язучылар иҗатына игътибарны арттыруга йөз тоткан очрашулар уздыру, журналның һәр санында Татарстанның бер районындагы әдәби түгәрәк әгъзларының әсәрләрен аерым рубрикада тәкъдим итү максатыннан, «Әдәби берләшмәләрдә» проектын башлап җибәрә. Беренче очрашу 22 гыйнварда, Арча районы үзәк китапханәсендә, «Каурый каләм» әдәби түгәрәге әгъзалары белән була.
Очрашуга рәхим итегез! Керү ирекле.
Фотода "Каурый каләм" берләшмәсе шагыйрьләренең "Казан утлары"ның 01, 2025 санында басылып чыккан шигырьләре.
Оценил 1 человек
Показать список поделившихся
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев