Шартлап торган коры салкында
Зәңгәр төтен, күккә туры карап,
Коенганын шәфәкъ-ялкында.
Шушы мәлдә агач чана таккан
Атлы чабып үтсә – бер ләззәт!
Шул чанада сыман балачагым,
Күңел таша тулып! И, рәхәт!
...Әти бара, әнә, бүрегенең
Колакчыны өскә бөкләнгән,
Дилбегәне ныклап кысып тоткан,
Чанасына салам түшәлгән.
Әти аягүрә, басып бара.
Гел сокландым – ничек егылмый?!
Ирен очларында тәмәкесе...
Шушы халәт истән җуелмый.
Ат артыннан йөгереп, бала-чага
Чума идек салам түшәккә.
Һич куркытмый иде эш азагы,
Кайчак егыласын белсәк тә.
«Шыгыр-шыгыр» чана тавышына
Сусаганмы безнең җаныбыз?
Заманага ияреп яшәсәк тә,
Юксындыра бала чагыбыз.
Әти-әниләрнең яшь вакыты
Сагындыра. Уза гомерләр.
Учларыма салкын карны кысам,
Җанда дөрли утлы күмерләр.
«КУ» 01, 2025
✍ Илмира Гыймаева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев