Предыдущая публикация
Бу көнем тоелды мизгелдәй –
Үземне аңламыйм үзем дә.
Кулымда шигырьләр!
Юк. Тормыш!
Күңелдә ашкыну, моң, сагыш...
Ябарга исәп юк китапны –
И тылсым!
Һәр сүздә асылташ, гүзәл сын.
Күземдә хисләрем энҗесе коена,
Йөрәгем сулкылдап, җаныма сыена.
Төн яна. Иркәли офыкның кояшы
Кулымда – шагыйрьнең сулышы!
Ак фикер, сафлыкка төренгән могҗиза!
Һәр өтер-ноктасын аң уза...
Таң кайта. Йолдызлар чәчелә буранга,
Күңелдә урын юк томанга!
Җанымда әйтерсең яшеннәр камчылый,
Шигырьләр бураны йөрәккә тамчылый...
И шагыйрь! Һәр сүзең сөюдән чигелгән,
Йөрәгең – мәхәббәт җиленнән!
Син – Яшьлек!
Син – Дәрья!
Син – Дөнья!
Каләмең таштан да нур коя!
И шагыйрь!
Илмира Гыймаева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев