Предыдущая публикация
Гади генә яши бирәм
тормышта бүген.
Уйладым да, ачтым әле
йөрәкнең биген.
Нигә йөрәк бикләнүен
беләсең үзең.
Бер алдангач, сер бирмим шул —
мин бит ул түзем.
Белмим: ник кызыксынасың
тормышым белән?
Суга сусап үлә бит ул
тапталган үлән...
Гади генә яши бирәм,
бүген сөенеп.
Аптырыйм йөргән кешегә,
кара көенеп...
Соң түгел ул сөелергә,
яратсаң чынлап.
Бик тә җиңел яши белсәң,
йөрәкне тыңлап.
Яши бирәм гади генә,
кумыйча кенә.
Сизеп торам: синең йөрәк
бераз үкенә...
20.05.2021 Нәкыя Хәйруллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1