Ана йөрәге үлми диләр
Безгә әнкәй гомер бүләк иткән,
Теләгәндер бәхет төннәрдә.
Сигез бала,сигез борчылулар,
Булдык микән синең иңнәрдә...
Балаларым,сигез шатлыгым дип,
Әйтә алдың микән тормышта.
Хактәгалә күпме кайгы-хәсрәт,
Өстәп куйган синең язмышка.
Сагышланып үтте чәчкә гомерең,
Бала кайгылары күтәрдең...
Авырлыклар тормыш ачыларын,
Сабыр гына итеп үткәрдең.
Югалтулар, әрнеп-өзелүләр,
Телде синең үксез йөрәгең.
Төннәр буе газизләрем диеп,
Яшең түктең әнкәй беләмен.
Заман авыр диеп зарланмадың,
Олы сынаулардан куркмадың.
Барсына да түздең бирешмичә,
Җил-давылдай тузып купмадың.
Сигез баладан бары, өчәү калдык,
Бакыйлыкка күчте кайсысы.
Син дә күптән, безнең арада юк,
Йөрәгең калды, бездә яртысы...
Һаман без, дип, әле көяләнеп,
Җаның һаман тынгы белмидер...
Ана йөрәге мәңге үлми диләр,
Тик исәннәр генә күрмидер.
Гөлсем Нәбиуллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6