Предыдущая публикация
Кайтып киләм авылыма,
Басу кырларым буйлап.
Яшьлегем эзеннән атлыйм,
Эчемнән генә җырлап...
Байкы елгасы өстендә,
Төнбоеклар елмая.
Төнбоеклар бүләк иткән,
Айлы кичләрем кая?
Юк,мин алай боек түгел,
Киресенчә шат күңел.
Яшьлегем үткән эзләрдән,
Атлап киләм мин бүген...
Авылыма кайтып киләм,
Тапалган эзләрем дә.
Күрмәмме дип яшь чагымны,
Сөйгәнем күзләрендә...
Төнбоек бүләк ит әле,
Яшьлекне искә алып.
Әйдә бер серләшик әле,
Икәүдән - икәү калып...
Тын утырыйк сүз дәшмичә,
Күзләр-күзгә карашып...
Берсен-берсе сөйгән йөрәк,
Сүзсез генә аңлашыр...
Шундый татлы уйлар уйлап,
Әкрен генә җыр җырлап.
Атлыйм авылыма таба,
Байкы елгасы буйлап...
. Гөлсем Нәбиуллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1