Предыдущая публикация
син дә картайгансың,
Без дә хәзер.матур яшьтәбез.
Синнән һаман нур бөркелә әле,
Елмайгандай газиз әнкәбез.
Шундый якын да син,изгесең дә,
Тыйнаксың да,бик нык горур да.
Гомеремнең иң кадерле чагын,
Синдә язган кунак булырга.
Туган йортта кунак кынабыз шул,
Татлы төштәй,бик тиз үтә ул.
Йорт казыдай балаларын һаман,
Оясына өзелеп көтә ул.
Синең кочагыңда ничә язмыш,
Ничә шатлык,ничә кайгы бар.
Без үскәндәгедәй ягымлысың,
Эчең тулы,булса да,моң-зар...
Гөлсем Нәбиуллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1