Сезнең янда булыр идек.
Балаларым,диеп әңкәгез белән,
Табын гөрләтер идек.
Дөрләтеп яшәр чакта гына,
Яшен суккандай булды.
Килеп чыгып әллә кайдан.
Гомеремне өзеп куйды.
Балаларым!
Әңкәгез, хатыным белән,
Без тынычлык йортында.
Мәңгелеккә йокыга талганбыз,
Кайгырмагыз, еламагыз бердә.
Вакытында киткәнебезгә,
Шатланыпта бетәлмибез.
Сезне җафа чиктереп
Ятыр идек интегеп.
Рәхмәт, балаларыбыз!
Бик бәхетле яшисез.
Күктән сезне күреп торып,
Сокланып бетәлмибез.
Әйтәсе сузләребезне әйтер идек,
Күзләрегезгә карап,
Бәлки әйтергә язмагангадыр ,
Китеп бардык шул иртәрәк....
Болытларга язып куябыз,
Яңгыр тамчыларына өстибез.
Кояшның һәр нурыннан,
Сезгә бәхетләр юллыйбыз.
Сүзләргә колак салып,
Игьтибарлап укыгыз!!!
Сез туганнар, бер ата- анадан туганнар!!!
Бер- берегезнең кадерен белеп,
Һәр аткан таңга куанып,
Шатлыкларга төренеп,
Тазалык- зур байлык дип,
Һәр мизгелнең рәхәтен күреп,
Тик бәхеттә яшәгез!!!
Балаларыбыз! Барысы өчен, сезгә, зур рәхмәт.
Альбина( Карачим авылы), 19.06.2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев