Бар да сүгә кемне булса да.
Ә мин дәшмим...
Ә мин елмаямын,
Күңелләрем бик нык тулса да.
Кемдер гаеп эзли күршесеннән,
Кем – хатыннан... ата-анадан.
Картлар йорты. Кемдер тәрәзәдә
Хәбәр көтә газиз баладан.
Уйлап кара: кемдә икән гаеп –
Атадамы әллә балада?!.
Гаеп эзләп гомер уздырмыйкчы –
Кылган куган кебек далада!
Булмыйк әле әнә берәү кебек:
Әй үпкәләп ташка юлдагы,
Тибә ярсып, аннан гаеп табып...
Янә үрсәләнә ул тагы.
Бу тормышның төрле чагы була:
Эссе була кайчак, суык та.
Өскә ишеләдер кайгы-сагыш –
Җибәреп шул булмый куып та!
Кем гаепле?! Кемгә үпкәләргә -
Тарихкамы... илгә... халыкка...
Эзләп кара! Бәлки табалырсың...
Бик күп кырлы була хаклык та.
Минем уңышсызлык – минем гаеп,
Минекедер минем ялгыш та...
Шушы җирдә биргән тормыш өчен
Рәхмәтлемен минем язмышка!
Рифат Курбанов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5