Аны миңа әнкәй өйрәтте.
"Өйрән балам, аны укыганда,
Җиңел булып китә", - дип әйтте.
Укыйм, әнкәй, җаным әрнегәндә,
Башкаемда борчу булганда.
Теләкләрем телим балаларга,
Саулык телим килгән, киткәнгә.
"Өйрән, балам, әгәр китә калсам,
Кем догасы миңа ирешер?
Бар әрвахлар сездән дога көтәр,
Белмим, дисәң, кем соң килешер?
Вакыт бит ул, мизгел булып уза,
Өйрән, балам, дога, иренмә.
Әрвахларга, киткән туганнарга,
Кыл догаңны туган җиреңә.
Бисмилласыз ятма. Яшәгәндә,
"Аллаһ" сүзе булсын телеңдә.
Һәм чисталык булсын күңелеңдә,
Омтыл, балам, дини белемгә".
Ул сүзләрне кат-кат кабатлады.
Хәзер җомга – дога көтәдер...
Киттең әни...
Дәшәр кешем дә юк,
Кайгыларым кайчан бетәрдер.
Гөлфия Исхакова-Вәлиева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 17