Предыдущая публикация
Сизми калдым бер дә үткәнен...
Бер бүгенем үтте... Кем белә соң
Күпме бүген безне көткәнен?
Бу бүгенем бушка бушамады,
Башкаларга булды багышлы.
Баш китерлек эшләр башкармадым,
Барысы да әйбәт, балкышлы...
Менә шулай үтә бүгеннәрем...
Белми калам... бетмәс мәшәкать.
Бөтенесенә өлгерергә кирәк,
Бер тәүлегем гүя бер сәгать...
Бүгенге көн белән гомер бетми,
Бер вакыт юк артка карарга...
Өлгермибез үткәннәрне барлап,
Киләчәкне алдан юрарга...
Әй чабабыз тормыш җитәгендә,
Бүгенебез беткән бөрешеп,
Әй куабыз куып җитмәслекне,
Берчә янып-пешеп, бер өшеп...
…Бер бүгенем бетте... Булсын иде
Бүгеннәрем иркен, киңерәк,
Бүгеннәрем булсын матурырак,
Бүгеннәрем булсын күберәк!
Фирүзә Абдуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев