Күп кешеләр белән таныштым мин,
Байтак язмыш белән очраштым!
-Бармы бәхет, бу тормышта?- диеп,
Кызыксынып кына сораштым!
Гомер бит ул -үзе иң зур бәхет ,
Диючеләр бик күп табылды!
Сау-сәламәт балаң, үзең,
Гаилә булу - бәхет тоелды!
Сыңар канатлылар әйтә :
-" Безгә диләр , вакытында бәхет елмайды!
Тик беркөнне үзебез күз алдында,
Челпәрәмә килеп коелды!"
Ятим балаларга карыймын да
Бәлки бәхет - әти- әнидер?!
Балачактан китек күңелләре,
Бәхете югалганнан әрнидер?...
Бер югалса, табылмыйдыр да ул,
Бәхетсезлек көтсә - картлыкта...
Капкаң булып, аны ачмасалар,
Салынмаса әгәр сукмак та...
Бик аяныч язмышларны күрдем,
Картлык килгән, бәхетен тапмаган!
Гомере буе көткән өметләре,
Теләкләре чынга ашмаган !
Минем бар теләгем, бәхетебезне
Татып, тоеп яшик барлыгын!
Беркемгә дә насыйп итмә, Аллам
Кадерсез, бәхетсез картлыгын!!!
Рушания Ахмадуллина (Чанышева)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7