Предыдущая публикация
Кем бар соң бу дөньяда?!
Таң сулышын тоеп үстем
Назга төргән ояңда.
Ак биләүдән аклык күчте,
Йөрәгеңнән – изгелек.
Яхшы ниятләрең бирде
Адым саен җиңеллек.
Йомшак кына кулларыңда
Белмим, нинди егәрлек?!
Ышыклаган иңнәрең дә
Җил-давылны җиңәрлек.
Син булганга рәхәт безгә
Гаиләбез – кайнар учак.
Әллә кояш бармы, әнкәй,
Куеныңда - бер кочак?!
Бездән борчу күрмәсен, дип
Теләкләр теләп яттым...
Рәхмәтләремне белдереп,
Ике дөньяның рәхәтен
Күрсәт әнкәйгә, Раббым!!
Гөлнур Мөхәммәтханова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1