Нигә буталчык ул?
Ник яшибез җирдә зарланып?
Булыр-булмас сүзгә көяләнеп...
Үпкәләшеп, юкка карганып!
Төшенкелек көчле, көнчел уйлар..
"Сафлык"- дигән нәрсә бикләнгән..
Элеккеге оҗмах дөньялары....
Чәнечкеле гөлгә әйләнгән...
Язмыш бигрәк үзәкләргә үтә.
Зәһәр сүзе белән үртәли...
Юкса күктә күпме йолдыз яна...
Яктылыгы белән иркәли...
Гомер үтә... Йомгакларын сүтә...
Әкрен аккан елга суыдай..
Юлыбызда сердәш булып ята
Болыт арасыннан тулы ай...
Гомер кыска... Матур итеп яшик!
Сагынырлык булсын үткәннәр!
Сөеп-сөелеп бит яши алмый
Теге дөньяларга киткәннәр...
Һәркем өчен күктә йолдыз балкый!
Кояш җылытудан туктамый!
Биргән бәхетләргә шөкер кылып
Яшик әле дөнья хурламый!!!
Тигезлектә - канат кагып кына...
Балаларның - күреп шатлыгын...
Йөрәкләрдә - иман нуры янсын...
Яшәү дәрте торсын атлыгып...
Теләсәң дә, яшьлек кире килмәс...
Аккан сулар кайтмый кирегә!
Яшик җирдә аткан таңнар белән!
Гомерләр бит бирелә бер генә!
Гомер үтә... Мизгел... Хәтирәләр..
Ансыз булмый тормыш күпере..
Барысына да шөкер итеп яшик...
Менә шунда - аның сихере!!!
Светлана Ш.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3