Предыдущая публикация
Ана йөрәгенә бар да сыя
Йодырык кадәр генә булса да,
Тау кадәрле шатлыклар да,
Кайгылар да ,өелеп торса да
Ана йөрәге барсына да түзә
Нинди генэ авыр булса да,
Йөрәгендә тота , белгертмичә,
Эчләрендә утлар янса да
Ана йөрәге- бик мэрхэмэтле
Соңгы телемен дә бирә балага,
Үзе өчен бер дә уйламый ул
Тик, яхшы гына булсын аңарга
Ана йөрәге- тимер корыч түгел
Алар да бит сына, тишелә,
Ана йөрәге тора мең җеплэрдән
Җепләр дә бит кинәт өзелә
Балаларга әйтер сүзләрем шул
Саклагыз сез ана йөрәген,
Аңа сездән берни кирәк түгел
Сезгә биргән барлык кирәген
Әлфия Юсупова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8