Предыдущая публикация
Һәр бер өйнең капкалары ябык,
Йөрегән кешеләре күренми.
Биек булып яшел үлән үскән,
Балачага таптап йөреми.
Гомер дигәннәрең кыска икән,
Сизмисең дә аның үткәнен.
Жанны телә , туган авылымның,
Шулай тиз таралып беткәне.
Авыл очындагы тау битендә,
Мәңгелек йортта авылдашларым.
Рухларына атап , дога укып,
Барлап чыгам кабер ташларын.
Барысы да калган үткәннәрдә,
Кабатланмас татлы төш сыман.
Үләнендә аунап , бәбкә саклап,
Үскән чакларымны сагынам.
Тик әле дә кемдер көткән кебек,
Кемдер чакыра төшемә кереп.
Балачакның кайтавазыдыр ул,
Мин кайтканны көтәдер тилмереп.
22.03.2024.( Мәдинә Ихсан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1