Предыдущая публикация
Үтә гомер сизмибез дә
Күзне ачып йомганчы...
Рәхәтләнеп яшәп калыйк
Җир йөзендә туйганчы....
Эхх, гомерем агышлары
Ашыгасың син кая....
Кайгы-хәсрәт читләп үтсен
Гомер үтмәсен зая....
Таң ата да кичләр була
Сизелми үтә көннәр...
Яшәүләрнең ямен тоеп
Җитсеннәр безгә төннәр...
Тормыш йомгагы тәгәри
Куып тотармын димә...
Олыгайганны сиздереп
Чәчкә ак бәсләр сибә....
Маңгай сырлары күбәя
Йөрәк кенә безнең яшь...
Яшьлекне искә төшереп
Күңелгә өсти ул ямь....
Картаймый шул безнең йөрәк
Көн дә яшәргән кебек...
Үткәнне искә төшереп
Искәртеп тора элек....
Бер картлыкта, бер яшьлектә
Үтсен гомер сөенеп...
Олыгайгач кирәк безгә
Яшик әле сөелеп....
(Мәфрүзә Фатихова)24.07.2020.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5