Хатын-кызларның блогер булу һәм дини белем алу мөмкинлеге булырга тиеш. Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы һәм Мәскәү мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Бу һичшиксез шулай булырга тиеш. Хатын-кызлар җәмгыятебезнең яртысыннан артыгын тәшкил итә һәм асылда алар үзләре үк уку йорты, һәр хатын-кыз мәдрәсә кебек – балалар ана сөте аша тәрбияләнә», - дип җавап бирде Әлбир Крганов хатын-кызлар блогерлыкка укый, мөселман уку йортларында дини белем ала һәм ислам теологиясе буенча диссертацияләр яклый аламы дигән сорауга.
«Шуңа күрә дә без хатын-кызларыбызга олы ихтирам белән карыйбыз. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) моңа зур игътибар биргән», - дип искәртте Мәскәү мөфтие. Дин эшлеклесе фикеренчә, хатын-кызлар арасында блогерлар һәм журналистлар, шулай ук «мөселман кызларына гражданлык һәм дини хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү» өчен «белемле һәм җитлеккән» белгечләр һичшиксез булырга тиеш.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев