Базы күперен һәр елны
Яз көне сала идек.
Бүрәнә- тактаны түшәп,
Җәфалар чигә идек...
Дуслык күперен Тәҗәйдә
Ильдар тырышып салды.
Тимергасим улы өлгер,
Һәр яклап уңган булды.
Күперләрне салырга ул
Мосто- отрядны җикте.
Барлык чараларын күреп,
Очына чыгып җитте...
Бетон күпер якынайтты
Тәҗәй, Восток авылын,
Йолдызның, Базытамакның,
Грем-Ключнең халкын.
Кужбахтыдагы күперне
Гел тимердән төзеде.
Басуларга һәм фермага
Туры юлны бизәде...
Вакыт үтә, сулар ага,
Базы буе күңелле.
Ильдар күперләре аша
Барып- кайтып йөрүле!
Базы буе ямьле, тыныч,
Күпләрне таныштыра.
Сөю, мәхәббәт уятып,
Дусларны кавыштыра!
Күперләре бик нык торсын,
Икмәк ишелеп уңсын!
Озын- озак еллар буе
Халыкны шатландырсын!
P.S.
Күп төзелеш алып барды,
Өч- дүрт дистә буладыр.
Күпер буын тоташтыргач,,
Хәтердә нык калгандыр!
Фәйләс. 30.06.24 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1