Предыдущая публикация
Өебездән чыкканда «Бисмилләһи рахмәни рахиим» дип әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез.
Җәяү яки машинада киткәндә юлда укырга мөмкин булган иң яхшы дога — «Аятел-Көрси». Ул өч, биш, я җиде мәртәбә укылса әйбәт.
Өйдән чыкканда укыла торган икенче бер дога
«Бисмилләһи тәүәккәлтү галәллаһи үә лә хаулә, уә ләә кууәтә иллә билләһ».
(Аллаһның исеме белән Аллаһка тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр) (Әбу Дауд, Әдәб, хәдис 5094).
Өйдән чыкканда: «Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәртөрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла», — дип үз телендә дә дога кылырга мөмкин.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1
«БисмиЛләәһи тәүәккәлтү галәЛлааһи үә ләә хәүлә, уә ләә куүүәтә илләә биЛләәһ»