Помидорларны юып, сок чыгаргычтан согын чыгардым.
Минем
🔹10 кг помидор иде.
🔹 8 литр сок чыкты.
🔹1 литр сок
🔹1 аш кашыгы шикәр комы
🔹1 чәй калагы тоз.
Шушы исәптән чутлап, кәстрүлгә салынган сокка тоз белән шикәр комын кушып болгатып газга кайнатырга куйдым. Кайнап чыккач 6-7 минут кайнаттым һәм стерильләштергән банкаларга салып каплап куйдым. Тәмен тәмләп карап,үзегезгә ошаганча тозын өстәргә була. Миңа калса бик әйбәт кенә була һәм мин үземә ошаганча ясыйм. Беренче ел гына ясамыйм инде, өйдәгеләрем елда ясарга кушалар.
ИСКӘРМӘ!!! Кайнап чыккач та чыккан көбеген(пена) җыясы түгел, кайнаткан вакытта үзе бетә, әзрәк калса да зыянлы түгел.
Бәрәкәтле ризыклар булсын!!!
Авт. Кадрия Ишмурзина
******
Из 10 кг помидор вышло 8 литров сока.
Расчет на 1 литр сока
1 ст.л. сахара
1 ч.л. соли.
После того как закипит, варить 6-7 минут и разлить по стерилизованным банкам.
Вкусные рецепты любящей жены
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев