Предыдущая публикация
Әткәм утырткан чыршы.
Ерактан күренеп тора
Аның күркәле очы.
Авылга яңадан кайтып,
Салып кергәч бу йортны.
Урманнан күтәреп кайтып,
Әткәй аны утыртты.
Ул чакта без еракларда
Көн күреп ята идек.
Әммә әткәй-әңкәйләргә
Ел саен кайта идек.
Киткән чакта, чыршы безне
Озатып кала иде.
... 40 яшемә җитсәм дә,
Мин елак бала идем.
Бүген менә туган йорттан
Янын гына яшәем.
Һәр көн иртән шул чыршыга,
“Исәнме!”- дип, дәшәмен.
Рәхмәтлемен мәрхәмәтле
Булуына язмышыма.
Картаймыш көнемдә туган
Авылымда урнашуга.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2