🗣🗣АШКА КИЕНЕП
КИЛҮ ТУРЫНДА.
Киемгә килгәндә, ирләр гел шәригать кушканча киенә, ачык киемнән йөрми. Хатын-кызларга килгәндә, проблемалар күп. Мәҗлескә килгән кайбер хатын-кызларның итәкләре кыска, чәчләре чыккан, муеннары, колаклары, изүләре, куллары ачык, тырнаклары озын һәм буялган була.
--Күлмәк тубыктан өстә икән – кыска дигән сүз.
--Хатын-кызның чәче, колаклары, муены, беләзеккә тикле куллары, тубыкка чаклы аяклары – ГАУРӘТ санала.
--Әгәр берәрсенең гаурәт саналган җире ачык булса, бу мәҗлескә фәрештәләр килми. Фәрештәләр килмәгәч, без бик күп бәракәттән колак кагабыз дигән сүз.
--КОРЬӘН МӘҖЛЕСЛӘРЕНӘ ХАТЫН-КЫЗЛАРГА ЯБЫК КИЕМНӘН КИЛҮ – БИК КИРӘКЛЕ, САВАПЛЫ һәм МӘҖБҮРИ ГАМӘЛ.
🍀МАНИКЮР ТУРЫНДА.
Мөселман хатын-кызының тырнагы буялмаган булырга тиеш! Тырнагы үскән, буялган кешенең тәһарәте дә, намазы да дөрес булмый.
Пәйгамбәребез салләллааһү гәләйһи вә сәлләм:
Озын тырнак астында шайтаннар яши" – дип әйткән. Тырнак озынрак булган саен, аның астында шайтаннар да күбрәк була.
🍀МӘҖЛЕС ВАКЫТЫ.
--Һәрбер нәрсәнең үз вакыты була. Мәҗлескә соңга калмый килергә тырышырга кирәк, соңга калынса һафу үтенү күркәм гамәлдән санала. Мәҗлестән дә үз вакытында китә белергә кирәк. Хуҗа: "Ярар, китегез!" – дип, куып чыгара алмас бит. Шуңа күрә, вакыты җиткәч, матур итеп китеп бару – әдәп-тәртипкә керә торган әйберләр.
🍀СӘДАКА ТУРЫНДА.
Мәҗлесләрдә сәдака тараталар. Кайбер абыстайлар: "Сәдака таратырга кирәк түгел, бу – дөрес түгел", – дип тавыш чыгара башладылар.
️ Сәдака биргән кешегә беркайчан да каршы төшәргә кирәкми. Кешенең күңелендә бирү теләге бар икән, ничек инде син аңа: «Бирмә!» –дип әйтә аласың?! Килер бер көн, син тартып та ала алмассың ул кешеләрдән әйберне. Шуңа күрә үзләре бирәләр икән, алырга кирәк.
«Мин сәдакага мохтаҗ түгел», – дип, ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Мохтаҗ түгелсең икән, тавышланма, ал да башка кешегә бүләк ит. Яныңда мохтаҗ күршең, туганың бардыр, юк икән, мәчеткә илтеп бир.
Кайбер мәҗлесләрдә сәдаканы тәлинкәләргә җыялар, аннан соң яки хуҗага, яки мәчеткә бирәләр. Бу да шәригатькә каршы килә торган әйбер түгел. Кулдан-кулга таратып йөргәнче, шул тәртиптә сәдакаларны бирергә була.
🍀СӘДАКА КҮЛӘМЕ.
«Сәдаканы биргәндә, күпме бирергә?» – дигән сүз дә бар. Әлбәттә, мөмкинчелектән чыгып бирелә. Монда инде «энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк» – дигән сүз бар. Ләкин «энә дә – бүләк» – бу фәкыйрьләр өчен. Фәкыйрь кеше, «әз бит, әз!» – дип, бирергә оялмасын, чөнки аның мөмкинчелеге шулай. Ә бай кеше әз итеп бирүдән оялсын. Чөнки бай кешенең мөмкинчелеге күбрәк. Күбрәк бирсә, аңа савабы да зуррак була, дөресрәк тә була бу сәдака. Шуңа күрә, «энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк» дигән сүздән чыгып, ЭНӘ – ФӘКЫЙРЬЛӘР ӨЧЕН, Ә ДӨЯ – БАЙЛАР ӨЧЕН дип әйтәсем килә. Менә шулай сәдака күләмнәре.
Сәдаканы сорап та алмыйлар, кемдер бирми икән – ул аның үз эше. Инде сәдака тараттылар икән, өстәмә бәракәт, өстәмә дога кылына шул сәдакаларга.
Ахмадулла хәзрәт Шарафуллин,, Ихлас" мәчете.
Калтай авылы.