Хәерле сәгатьтә! Игенчеләребез көзге бодайны урып-җыю эшләренә керештеләр.
Изге җомга көнне әлеге җаваплы һәм истәлекле көн уңаеннан “Азнакай” агрофирмасы басуында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, белгечләр, “Россельхозцентр” ФГУ, авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, ветераннар, янгын куркынычсызлыгы, полиция хезмәткәрләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Анда төп тема: игеннәрне үзвакытында, югалтуларсыз, иминлек кагыйдәләрен саклап, җыйнап алу булды. Шулай ук терлек азыгы хәзерләү, туңга сөрү һәм башка авыл хуҗалыгы эшләрен башкару турында киңәшләштеләр.
Тулырак “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укыгыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев