Әнгам Атнабаев исемендәге Күрдем урта мәктәбе – Тәтешле районында
абруйлы мәктәпләрнең берсе . Монда укучыларда шагыйрь рухына тугрылык тәрбияләүче укытучылар эшли. Алар, мәктәпне тәмамлап, үзаллы тормыш юлына басып, илебезнең төрле почмакларына таралса да, лаеклы яшәргә, эшләргә, данлы якташлары исеменә тап төшермәскә тырышалар.
Мәктәпне 1968 елда тәмамлаучылар мисалында ул аеруча ачык күренә. Туган мәктәбебез, яраткан укытучыларыбыз ,сыйныфташларыбыз белән хушлашуга быел 45 ел тулды.Шушы уңайдан , тормыш мәшәкатьләрен ташлап,очрашуга кайткан сабакташларны күрү, алар белән аралашу- олы бер бәйрәм иде.
Башкортстанның атказанган төзүчесе, хәзерге вакытта Яңавыл шәһәрендә яшәүче Финат Шәрапов очрашу кичәсен ачып,сүзне Башкортстанның сәламәтлек саклау алдынгысы Хализә Ихсановага бирде. Күңелендә моң, шигърияткә сөю йөртүче табибәнең чыгышын якташыбыз, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев шигыреннән түбәндәге юллар белән башлап китүе кичәгә олы бер тантана, хозурлык өстәде:
Очрашкан юк , күреп сөйләшкән юк,
Хатлар алышкан юк күптәннән ...
Күңелләрнең ике ярын бары
Тоташтырып тора үткәннәр .
Кара төндә килеп тәрәз каккан
Юлчы кебек керә төшләргә .
Тормыш ваклыкларын оныттырып,
Канат куя күңел төшкәндә ...
Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк,
Хатлар алышкан юк күптәннән...
Үткәннәргә кайтып булмагандай,
Аерылып та булмый үткәннән.
- Мәктәптә укыган елларымда ук халык сәламәтлеге сагында тору, авыруларны савыктыру- олы хыялым иде, - дип дәвам итте чыгышын сыйныфташыбыз.Максатыма ирешүдә, әлбәттә, мәктәпнең роле зур булды.Үз көчемә ышанырга ярдәм иткән укытучыларыма,аеруча химия, биология фәннәреннән укыткан Рәшидә Нәбихан кызына чиксез рәхмәтлемен .
Әйе , табибә булу хыялын тормышка ашырган, яраткан хезмәтендә зур уңышларга ирешкән Хализәбез, лаеклы ялда булуына карамастан, бугенге көндә дә Нефтекама шәһәрендә табибәлек эшен дәвам итә.
Хәрби академия тәмамлап,медицина өлкәсендә шулай ук озак еллар уңышлы эшләгән Салават Ибраһимов,табиб Финаил Гыйлемшин, шәфкать туташы Фәгыйлә Локманова да хезмәт ветераннары . Укытучы һөнәрен сайлап, зур уңышларга ирешкән педагогик хезмәт ветераннары Гөлсәрия Таипова, Русия мәктәпләренең мәгариф алдынгысы Зөһрә Әхтәрова, Башкортстанның атказанган укытучысы Дилия Ахмәтова мәктәпнең горурлыгы булып торалар .
Авыл хуҗалыгы белгечләре: инженер Мәснәви Гыйбадуллин, ветеринария врачы Әнифә Мостафина , хисапчылар Фәния Мортазина, Нурлыһөдә Шәйнурова да – үз һөнәрләренең остазы ,хезмәт ветераннары .
Узган гасырның 60-70нче елларында безнең якларда нефть ятышларын табу, аны чыгару өлкәсендә зур эшләр башкарылды. Бәлки шуңадыр да, сабакташларымның күпләре бу өлкәдә эшләүне үз иткәннәр. Алар арасында Русиянең атказанган нефтьчесе Таһир Мортазин, Башкортстанның атказанган нефтьчесе Фидаил Кәшапов, Башкортстанның мактаулы нефтьчесе Сәгыйть Усманов, Ерак Төньяк – Көнбатыш нефть - газ комплексында эшләп,”Намуслы хезмәт өчен” медаленә лаек булган Әдиләт Әхмәтнурова, хезмәт ветераны Алия Габбасова бар .
Гомерләрен сәүдә, икътисад өлкәсендә эшләүгә багышлаган сыйныфташларыбыз да байтак.Тәрҗимә Шәмсетдинова Яңавыл шәһәрендә кулланучылар жәмгыятендә эшләп, югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә. Хаклы ялга киткәч тә кулланучылар җәмгыятенең профсоюз оешмасын җитәкли.Рәдинә Гыйбадуллина озак еллар Тәтешле районы кулланучылар җәмгыятендә җаваплы вазифада эшләп ,Башкортстанның атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Кулланучылар җәмгыяте отличнигы Рәйдә Фазлыева-Габдуллина, шулай ук Тәтешле райпосында хезмәт күрсәтеп хаклы ялга чыккан Кәүсәрия Таһирова да намуслы хезмәтләре өчен райпоның Мактау грамотасы белән бүләкләнгәннәр .
Читтән торып Казан шәһәрендәге сәүдә-икътисад институтын тэмамлап, Яр Чаллы шәһәренең сәүдә үзәгендә күп еллар баш хисапчы вазыйфасын башкарып, “Хезмәт ветераны”дигән мактаулы исемгә лаек булган Гүзәлия Фәрхетдинова-Сәлимгәрәева хәзер Испаниядә яши икән. Ул очрашуга кайта алмады.
Сабакташларыбыз арасында иң сәлэтле, талантлы, химия, математика фәннәрен җиңел үзләштергән , биюгә һәвәслеге белән аерылып торган Әлфинә Закирова да хаклы ялга сәүдә өлкәсендә эшләп чыккан. Бихисап Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Әлфис Суфиянов, Филгать Тимергазиев,Ира Хабипова, Зифинә Бәдретдинова-Кашапова, Нурания Мортазина, Әлфирә Фәрхетдинова, Фирдәвис Якупов халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләп,намуслы хезмәтләре югары бәһаләнеп, хаклы ялга чыкканнар.Фирдәвис Якупов “Русиянең атказанган шахтеры “дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Кырык ел хезмәт стажы булган Гөлфирә Ситдикова Башкортстан Респу- бликасы Тәтешле Федераль миграция хезмәте идарәсендә 28 ел эшләп,
хаклы ялга чыга .Бихисап Мактау грамоталарына ,шул исәптән Башкортстан
Республикасы Эчке эшләр министрлыгы грамотасына лаек була .
Очрашуга Первоуральск шәһәреннән кайткан Әлфирә Фәрхетдинова- -арабызда иң юмарт, киң күңелле сабакташларыбызның берсе.Бүгенгедәй хәтердә, безне ,күрше авыллардан Күрдем урта мәктәбенә йөреп укучы сабакташларын, яңгырлы, карлы-буранлы көннәрдә, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүенә карамастан, үзләренә алып кайтып, ашатып,хәтта кундырып чыгара иде.Ә инде 8- нче сыйныфны тәмамлагач, аның белән Уфа шәһәрен күрергә барганыбыз бигрәк тә хәтердә калган. Кунарга без Әнгам Атнабаевның бертуган сеңлесе Адиса апаларга кердек(Атнабаевлар белән Әлфирәләр Күрдемдә күрше яшиләр иде.)
Озын чәчләрен ике толымга бүлеп үргән, мөләем,чибәр Адиса апа безне ачык йөз белән каршы алып, кунак итеп чыгарды .Ирексездән күңелгә шагыйрьнең “Күрдем” шигыреннән шушы юллар килә :
Мин Күрдемдә күрдем
Көләч йөзле ,
Киң күңелле тыйнак
Горурлык...
Авиация институтын тәмамлап, Нефтекама заводларының берсендә директор урынбасары булып эшләп хаклы ялга чыккан Венер Нургалиевның да тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык.
Без – узган гасырның илленче елларында туган балалар. Күпләребезнең әтиләре Бөек Ватан сугышында катнашып , югары наградаларга лаек булган. Ә сабакташыбыз Рәйфә Хәйдарованың әтисе, Әмирҗан Хәйдаров, Днепрны кичүдә күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек булган.
Рәйфә бервакытта да, мин-герой кызы дип ,борын күтәреп йөрмәде. Әмма ләкин үз фикере булган,туры сүзле сабакташларыбызның берсе иде.Тормышта да ул “үзе”булып калуы белән башкалардан аерылып тора .
Әйе, безнең буын һәрвакытта да патриот рухлы булып,хезмәттә чыныгып, авырлыкларга бирешмичә, үз максатларына ирешеп яшәде, яшәячәк! Аларның күбесенең әле дә хезмәт сафында булуларын искә алып куйгач, Әнгам абыйның “Эш”дип аталган шигыре исемә төште.
“Ышанычлы бар байлыгым шунда:
Ашарыма икмәк – шул йөктә,
Кияремә күлмәк – шул йөктә
Авыр икән, әйдә авыр булсын,
Һәм булсын ул һәрчак биектә...”
Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган, безнең яраткан “Җиз кыңгырау моңнары”, “Язлар булса”, “Сары сандугач, кара карлыгач”, “Дусларыңны онытма” җырларының Әлфис Суфиянов,Нурлыһөдә Шәйнурова һәм Әнгам Габбасов башкаруында яңгыравы , безне яшьлек елларыбыга алып кай - тып, күңелләребезне тагын да күтәреп җибәрде.
Тормышны яратып, тату гаилә учаклары булдырып, яңа заман таләпләреннән артта калмый, яңа үрләргә атлый сабакташларым. Тәтешле районы үзәге Югары Тәтешледә яшәүче Рәйдә һәм Илдус Габдуллиннарның чәчәккә күмелеп утыручы ике катлы йортына аяк баскач, бу сүзләрнең хаклыгына тәмам инанасың. Хуҗабикә чәй табыны әзерләп йөргәндә оныгы ишек какты. Килеп кергәч , мин бу үсмернең таныш йөзенә игътибар итми кала алмадым. Башкортстан телевидениесендә”Байтус” программасын алып баручы Нияз Габдуллин сабакташымның оныгы икән. Яңа белем үрләрен яуларга китәр алдыннан дәүәнисе, дәүәтисе белән саубуллашырга килгән.
Мәктәпне тәмамлауга 45 ел үтүгә карамастан, дуслык җепләрен өзмичә,аралашып, ярдәм итешеп,тату яшибез.Ә биш ел саен җыелып , очрашу кичәсе үткәрү - күптән инде гадәти хәл .
Күңелләрне капма- каршы халәтләргә салган кырыс елларда да югалып калмаган,үз юлын,үз асылын тапкан сабакташларымның лаеклы хезмәт юлы үтеп,бәхетле, тыныч картлыкка аяк басуларын күрү минем өчен олы шатлык.
Кызганычка каршы арабыздан бик иртә киткәннәр дә булды. Мәрхүмнәрне, бер минут тын калып,искә алдык. Исәннәргә озын гомер, сәламәтлек телик.Алдагы тормышыгыз да мул,эшлэрегез уң булсын, кадерле сабакташларым! Үҗәтләнеп, гел алга омтылып яшәгез!
Форсаттан файдаланып, бу кичәне оштыруга күп көч салган Рәйдә Фазлыева- Габдуллинага, Нурлыһөдә Әхмәдуллина- Шәйнуровага, Фидаил Кәшаповка барлык сабакташлар исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәм.
Сүземне Әнгам Атнабаевның “Чал чәчле яшьтәшкә”шигыренең югары кимәлдә яңгыраучы түбәндәге юллары белән тәмамлыйсы килә :
“Әл(е)дә түзә бу йөрәкләр –
Бер янды да, бер туңды...
Безнең буын гомер буе
Алгы сызыкта булды.”
Венера Шәйхисламова . 2012 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев