Предыдущая публикация
⬇️Ингредиентлар:
🔸4 йомырка
🔸1,5 стакан шикәр комы
🔸180 мл. сөт (җылымса)
🔸100 мл. көнбагыш мае
🔸1 пачка разрыхлитель
🔸2 стакан он
🔸Җиләк (нинди дә ярый, гел булмаса да куркыныч түгел😉) яки йөзем (йөземне югач яхшылап корытырга)
миксер белән болгатабыз, сөт белән майны салып туглыйбыз, он белән разрыхлительне бергә кушып, өчкә бүлеп сыек массага салабыз, яхшылап болгатабыз😉
Массаны майланган табага агызып, өстенә шикәр пудрасында болгатылган җиләк сибәбез дә 180 градуска җылытылган духовкага тыгып 35-40 минут пешерәбез (шырпы белән тикшереп карарга була).
Өстенә шикәр комы сибеп, кискәләп табынга чәй янына куябыз👍
Тәмле булсын🙏
Автор Гөлшат Хисматуллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев