Быелгы август киңәшмәсе "Мөслим муниципаль районы мәгарифе: сыйфатлы күрсәткечләр, стратегик ориентирлар, төп бурычлар" исеме астында узды. Киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү начальнигы Айгөл Зарипова, район Башлыгы Альберт Хуҗин, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, җитәкчеләр катнашты. Иң элек конференциядә катнашучыларга район мәдәният йорты каршында эшләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Биредә "Остазлар аллеясе" эшләде, шулай ук укытучылар династияләре, балалар бакчалары эшчәнлеге, район мәктәпләрендә булдырылган медицина сыйныфы, агросыйныф, энергосыйныф, Кама математика үзәге белән танышырга була иде. Пленар утырышта 2024-2025 уку елына көтелгән үзгәрешләргә, 2023-20
    0 комментариев
    0 классов
    Рәхим итегез!
    0 комментариев
    0 классов
    0 комментариев
    0 классов
    Мөслимгә эшлекле визит белән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко килде. Кунаклар "Агромастер" җитештерү компаниясе территориясендә цехларда булды, биредә ясалучы техника белән танышты. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен компаниянең җитәкчесе Илгиз Исламовка ТР Министрлар кабинетының Рәхмәте белдерелде. Шулай ук делегация Мөслим политехника техникумында студентларга һөнәр үзләштерергә ярдәм итүче җиһазларны карады. https://vk.com/album-204018005_303806348
    0 комментариев
    0 классов
    Район Башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бүлек, оешма-приедприятие җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды. Альберт Хуҗин узган атналарда районкүләм үткәрелгән чараларны искә алды, киләсе атнага планнар белән таныштырды. Тәбрикләнүчеләр: Күпьеллык тырыш хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан "Татмедиа" АҖ филиалы "Мөслим-информ" хезмәткәре Җәлилова Гөлназ Илсур кызы район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.   Чыгыш ясаучылар: – мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча: Ирек Салихҗанов; – 8 сентябрьдә узачак ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлек буенча: Азат Әхмәтҗанов; – Шуган авыл җирлеге эшчәнлеге буенча: Альбина Басорина.
    0 комментариев
    1 класс
    🤘🏼🎸Районыбызда зур чара – "ИкФолк" Бөтенроссия балалар һәм яшьләр фолк-рок фестивале үтте. Чараның бер өлешендә 9 районнан килгән Алдынгылар хәрәкәте активистлары 5 ноктада әзерләнгән биремнәрне үтәп, квестта катнашты. Әлеге мәйданчыкларда егет-кызлар татар әдәбиятына хөрмәтен күрсәтте, виртуаль дөньяда биремнәр үтәде, илебез тарихын искә төшерде, Мөслим белән танышты, ГТО нормативлары тапшырды. Балалар һәм яшьләр өчен оештырылган фестиваль рок-концерт белән дәвам итте. Төрле шәһәрләрдән һәм районнардан 11 төркем катнашты. Мөслим данын фестивальдә 3 төркем яклады ("МИрас" вокаль-инструменталь ансамбленең 2 төркеме (җитәкчеләре - Рәйсә Харисова, Гөлназ Йосыпова) һәм "Холодный драйв" во
    0 комментариев
    0 классов
    Игътибар! Һава торышына бәйле сәбәпләр аркасында "ИкФолк" Бөтенроссия балалар һәм яшьләр фолк-рок фестивале район мәдәният йортында узачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!
    0 комментариев
    0 классов
    Баулы шәһәрендә "Галактика балалары" дип исемләнгән палаткалы лагерьларның республикакүләм фестивале узды. Нәтиҗәләр буенча 16 район командалары арасында мөслимлеләр "Спорт туризмы" буенча ярышларда🥇урынны яулады һәм медальләрдән тыш туристлар палаткасы белән бүләкләнде. Шулай ук, Мөслим командасы "Лабиринт" дип аталган ярышларда🥇урын, волейбол буенча🥈урын, спорт туризмы техникасы буенча ярышларда🥉урын, "Ату" номинациясендә🥈урын алдылар.  ГТО ярышларында шәхси беренчелектә Мөслим командасы кызлары призлы урыннар яуладылар.
    0 комментариев
    0 классов
    Баланлы һәм Шуган авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды. Җыеннар кысаларында җирлек башлыклары яртыеллык өчен хисап тотты. Район башлыгы Альберт Хуҗин райондашларыбызны сәламләп, 8 сентябрьдә узачак Дәүләт Советына сайлауларда катнашырга чакырды. Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина Рус Шуган авылы мәдәният йорты мөдире Ксения Хисаметдиновага күпьеллык намуслы хезмәте өчен Шуган авыл җирлеге Советының грамотасын тапшырды.
    0 комментариев
    0 классов
    0 комментариев
    0 классов
  • Класс
  • Класс
Показать ещё