• Класс

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ УРАЗА ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ

Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме үткәрелү даталарын билгеләгән указга кул куйды, дип яза «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы. Тиешле документ республика җитәкчесенең рәсми сайтында бастырылган.
Әйтик, Ураза бәйрәме быел (2023 елда) 21 апрельдә узачак, ә Корбан бәйрәме 28 июньгә туры килә. Исегезгә төшерәбез, даталар ай календаре һәм ислам дине кагыйдәләре буенча билгеләнә.
Сүз уңаеннан, Татарстанда ике бәйрәм дә ял көннәре булып саналачак.
  • Класс
  • Класс

ТРОМБЛАР БУЛМАСЫН ӨЧЕН

Тромбалар — операциядән соң, тамырлар җәрәхәте, өшү, эренле-септик авырулар һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Әгәр дә сездә авыру үсешенә этәргеч булырга сәбәпле бер, яки берничә фактор булса, чаралар күрергә вакыт.
ПРОФИЛАКТИКА ӨЧЕН КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:
✅ Күбрәк хәрәкәтләнегез, даими рәвештә гимнастика ясагыз (күнегүләр түбәндә китерелде).
✅ Кан оешудан сакланыр өчен аякларны югары күтәреп ял итү, йоклап алу файдалы.
✅ Әгәр сез утырып эшлисез икән, күбрәк сыеклык эчегез, гәүдә торышын ешрак алыштырыгыз, вакыт-вакыт аякларыгызны һәм бармакларыгызны хәрәкәткә китерегез.
✅ Аягыгызны өшетмәгез: вируслы инфекцияләр кан тамырларының эчке кабыкларына
  • Класс

КОШЛАРГА ЯРДӘМ ИТИК!

Бөҗәкләр белән туклана торган кошлар өчен кыш белән бергә авыр вакытлар да килә, чөнки елның бу вакытында алар бөҗәкләр таба алмый. Гомумән, кошларга ризык табу бик авырлаша, шуңа күрә аларның күбесе язга кадәр яши алмый. Безнең барыбызга да урамда, паркта, хәтта үз балконыбызда, тәрәзә артында кошларны ашату өчен җимлекләр кую турында уйланырга кирәк.
Кошларга ярдәм итик!
Сорау туа: кошларны, аерым алганда, песнәкләрне нәрсә белән тукландырырга соң?
1. Көнбагыш орлыклары
Кошларның иң яраткан азыкларының берсе. Шуны онытмаска кирәк: орлыклар тозсыз булырга тиеш.
2. Терлек мае
Кыш көне авылларда мал суялар, аннан калган майны күп кеше кая куярга белми. Кошларның гом
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё