Предыдущая публикация
(Өлкәннәр җыры)
Рафига Усманова сүз.
Роза Якупова көе
Яктылыкка омтылгандай,
Керә чәчләр ак төскә,
Йөзгә нуры төшеп торсын,
Хафаланма син һич тә.
Маңгайдагы калын сырлар --
Узган юллар шәүләсе.
Җиңүләрнең тамгасы ул,
Язмышларның тәүбәсе.
Күзләребез күреп торсын,
Аяклар йөреп торсын
Балалар, оныклар безне
Шатлыкка төреп торсын.
Колаклар гел назлы сүздән
Иркәләнсен, назлансын.
Күңелләрдә матур жырлар
Туып торсын аннан соң.
Өлкәнәеп кенә киттек,
Картаерга иртә әле.
Җырлап-көлеп , шул яшьләрнең
Танавына чирт әле.
Кушымта;
Гел хезмәттә үтте гомер,
Берни түгел аяныч.
Олы кеше -- солы төше,
Без -- дәүләткә таяныч.
Рафига Усманова
27.08.2023
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1