Предыдущая публикация
* * *
Сары сагыш баскан мәллә,
Болын тулы сары.
Сары Мәтрүшкәләр иле:
Сары, сары, сары.
Сары мәтрүшкә, моңланма
Сагыш төсе диеп.
Сагыш төсе булса, кояш
Йөрмәс иде киеп.
Көнбагышлар атмас иде
Сары буяп таҗын,
Сары төскә кунмас иде
Күбәләге тагын.
Сары төсне сагыш белән
Бәйләмәгез әле,
Күңелемнең кояш кебек
Балкып янган мәле.
РТ💐
*сары мәтрүшкә — бот. зверобо́й
**мәтрүшкә — бот. душица
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев