Предыдущая публикация
СЕНТЯБРЬ
Табигатьнең гаҗәп мәле бар ул —
Могҗизалы, серле бер ае:
Һәр көн саен алмашынып тора
Тирә-юньдә төсләр буявы.
Урманда да, урамда да бу чак
Алтынлана агач, куагы.
Әле генә яңгыр сибәләсә,
Әле балкый «әби чуагы».
Җир генәме, хәтта күк-җиһанның
Холык-кылыгы башка төслерәк:
Тонык ут сипкән ай-йолдызлар
Төнен яна балку — көчлерәк.
Кешеләр дә бүтәнчерәк бу ай:
Киемнәре, йөзе, күңеле.
Алда торган нигъмәт-байлыкларны
Тудыручы чөнки ул — үзе!
«Бу соң нинди гаҗәп вакыт?» — диеп,
Кемнәрнеңдер мөмкин соравы.
Бу — сентябрь — минем туган аем,
Могҗизага, чумган көз ае!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев