ӘЙ, ГОМЕРЛӘР...
Элегия
Яшьтәшләр олыгаеп, картаеп баралар...
Очтылар оядан онык вә балалар...
Елгалар саекты, түмгәкләр калыкты,
Үзгәрде без торган авыллар, калалар...
Көн саен түгел дә — шом сала күңелгә:
Берәмләп-сәрәмләп китәләр танышлар.
Җырлар да елдан-ел яңгырый бүтәнчә,
Үзгәрә тавышлар, күз-караш, багышлар...
Карыйм да дустыма, үземне күрәм мин,
Көзгедән күргән күк: искерәм, беләм мин...
Уенчак күңелем сүрелә көннән-көн,
Бик сирәк шаярам, бик сирәк көләм мин...
Азаеп барамы уенда кызыклар?..
Тик аның каравы — муенда сызыклар...
Карусель туктаусыз, карусыз әйләнә,
Тарая бара күк, тирә-юнь, әйләнә...
Минем дә бар иде чәчәкләр җыйганым,
Иң татлы хисләрнең хуш исен тойганым.
Аздырмы тапканым, күптерме — җуйганым,
Бал-җимеш тәмнәрен татыплар туймадым.
Минем дә бар иде өзелеп сөйгәнем,
Сызылып эчемнән, янганым-көйгәнем.
Күз нурым түгелде, очкыны сүрелде,
Күңелем моң белән күмелде...
*карусыз — послушный, безотказный
**кару — 1. возражение 2. сопротивление
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев