Предыдущая публикация
* * *
Гел күңелне шат вә көр тотмак кирәк,
Оныталармы? — Без дә онытмак кирәк.
Бул көләч, гөлләр-чәчәкләргә су сип,
Гамь үләнен мәңге корытмак кирәк.
Юкка сыкранма, яшә кәефең корып,
Борчуларны гел җиңеп чыкмак кирәк.
Шәп габидлектән* җаныңның көрлеге,
Саф гыйшыкта җанны яктыртмак кирәк.
Эй, Бабур, күңелең төшермә кайгырып,
Рухны иркен һәм азат тотмак кирәк
*Габидлек — табыну, гыйбадәт кылу.
Борынгы үзбәкчедән НУРИ АРСЛАНОВ
тәрҗемәсе
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев