Ватан сугышы батырларына,
Обелиск ачтык Боргынбашта.
И кадерле мәрхум авылдашлар,
Исемегез үйдык мәрмәр ташка.
Исән-имен йөреп кайтканнар да,
Тиңдәш сугыш батырларына.
Җиң сызанып эшкә башпадылар,
Эш өелгән иде кайтуларына.
Кояш чыга безнең Боргынбашта,
Обелиск та уйный нурлары.
Авылдашлар сезне онытмады,
Онытмады һәрчак зурлады.
Буген матур бәйрәм-тантанага,
Өлкәннәр дә килгән яшьләр дә.
Шатлык күңелләргә сыймаганга,
Бәреп чыга күздән яшьләрдә.
Яшьләребез аксын шушы җиргә,
Ачы да ул һәм дә татлы да.
Еллар аша көтеп алдык аны,
Бәйрәм безнең буген-тантана.
Боргынбашның кешеләре уңган,
Обелиск та чаг(ы)ла эшләре.
Авырлыклар килсә җиңеп үтә,
Өлкәннәре һәм дә яшьләре.
18.08.2018.
Нурисламов Хәниф.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев