Дрожжаной диеп атала.
Ульянга киткән чакта
Ул юл өстендә кала.
*
Туган ягым Дрожжаной,
Сиңа язам тагын да.
Безнең бала чаклар узды
Синең авылларыңда.
*
Синдә күптән булмасам да
Килә синнән хәбәрләр.
Яшәрәсен, зураясын,
Гөрләп торасын диләр.
*
Эх, Дрожжаной, Дрожжаной,
Бер дә чыкмыйсын истән.
Яшәсәк тә синнән читтә
Без синдә туып үскән .
*
Төрле милләт кешеләре
Синдә бердәм яшиләр.
Бер эштән дә курыкмыйлар,
Җир җимертеп эшлиләр.
*
Бөтен дөньяга таралган
Дрожжаной мишәрләре.
Егетләрнең булганнары,
Кызларның чибәрләре.
*
Без бит синдә туып үстек,
Дрожжаной мишәрләре.
Синдә тагын менә дигән
Мишәрләр үсэр әле.
*
Кая гына яшәсәм дә
Мишәрлегемне яшермим.
Кайдан - диеп сорасалар-
Дрожжаной мишәре - дим...
(Шигырьнең авторы билгеле түгел)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 25
Кая гына илтеп чыгарса да
Борма - борма юллар челтэре ,
Ни очендер , ирегеп кайтам
Ераклардан сине, Чупрэле.
Жир баласы жирдэ иллэр гизэ ,
Хаман очсыз юллар челтэре ,
Сабыйларча сагынып , ирегеп кайтам
Ераклардан сине , Чупрэле....
Жир йозендэ ин кадерле
Икмэк ягы - Чупрэлем .
Икмэк тэме яши хаман
Кунелендэ куплэрнен .
Онытмагыз кайтыр юлны -
Кайтыгыз туганнарым .
Чупрэле кадерен белэ
Узендэ туганнарнын .
Р. Айметдинов
Каракитяны