Юлда
Укчы йолдызлыгында тугангамы, сәяхәт итәргә, анда күргәннәремне бәян итәргә яратам. Ерак юлга чыгып, үзочкыч, поезд, автобуста йөрү аеруча ошый. Күпме кешеләр белән танышасың, никадәр гыйбрәтле вакыйгалар ишетәсең. Район үзәге Бүздәктән сәгать ярым саен башкалага газельләр йөреп тора, үзәк базар каршына килеп туктый . Бәясе ике кап тәмәке хакы. Аннан бөтен җирләргә юллар ачык, чит илләргә дә китәргә мөмкин.
Уфадан кайтып килешем. Кайтыр юлга акчамны түләгәч, шоферны:
‒Мине Бүздәккә үк алып кереп китмәгез, шул якка борылган чатта төшереп калдырырсыз, ‒ дип искәрттем, чөнки еш кына сүзгә мавыгып, туктасы урынымда калмыйча, узып китеп, кирәкмәгән маҗараларга юлыкканым бар. Газельнең бердән – бер өч урынлы алдагы утыргычына утырдым. Юк дигәндә, ике әңгәмәдәш дигән сүз. Вакыт уздырырга, юлны кыскартырга шәп булыр. Транспорт кузгалырга санаулы минутлар калгач, янәшәмә ике балалы, кечкенә гәүдәле, ябык кына, яшь хатын кереп утырды. Кырында балалары булмаса, аны югары сыйныф укучысы дип уйларга булыр иде. Кечкенәсен ал ягына биштәрләп аскан, биш яшьләр чамасындагысын җитәкләгән, икенче кулында баласыннан да зуррак сумка, җитәктәгесенең дә зур гына букчасы бар. Малай туктаусыз сөйләнеп:
‒ Давай игрушку купим, ‒ дип, газель кузгалып киткәнче, әнисен борчыды. Әнисе, биштәрен бушатып, бәләкәчне алдына алды берничә тапкыр улына кисәтү ясады:
‒Рамил, сядь нормально.
Мин малайга:
‒ Нигә сиңа уенчык, менә сиңа уенчык, ‒ дип алсу төстә киендерелгән, әнисе кадерләп һәм җайлап тоткан җанлы курчак кебек сабыйга башым белән ымлап күрсәтәм.
‒ Я по-татарский не понимаю, ‒ ди, букчасындагы уенчыклары арасыннан еланны актарып алып, миңа мактанмакчы. ‒ Это кобра.
‒ Ты русский что ли?‒ дигән булам. Русларның балаларына Рамил исеме кушмаганнарын белсәм дә.
Авызы ябылып тормаган Рамилгә шок булды, аптырады, телсез калды. Яклау эзләп, шомырттай чем кара күзләрен шардай түгәрәкләндереп, сорау катыш әнисенә төбәде. Шунда мин яңалык ачтым. Бар нәрсәне дә кирәгеннән дә күп белгән малай теленнән язды, үзенең нинди милләттән икәнен әйтә алмаганга, әнисе дә гаҗәпләнде.
‒Ты татарин.
‒Я в городе родился, мама в деревне, ‒ диде тел бистәсе, белдеклеген күрсәтәсе килеп.
‒ Значит, ты городской, а мама деревянская. Это хорошо. А знешь, что ‒ нәрсә плохо, Рамил? Знакомые на татарском будут говорит про тебя всякую юрунду, что моль ты дурак и будут смеятся над тобой и ты вместе с ними. Может говорить не сможешь, но надо объязательно понимать свой родной язык. Зачем тебе игрушка? Вот же твоя настоящая игрушка ‒ лялька, ‒ дим, башны сантыйга салып.
Яңа танышым урыныннан чәчрәп тора, миңа арты белән борылып, җылыга кергәч, йокымсырап киткән сеңлесенең йомшак битеннән нәни бармакларын шудырып иркәли башлый, ягымлы тавыш белән:
‒Она моя сестричка. Лияна. Она не продается. А как будет по татарский спасибо?
‒Рәхмәт.
‒Рахмәт. Как будет хорошо?
‒ Яхшы. Әйбәт.
‒Солнце?
‒Кояш.
‒Россия?
‒ Россия.
‒Россия?‒ ул кабат-кабат сорый. ‒ И на англиском Россия, ‒ дигәч, сораулы караш ташлап әнисенә борыла. Утыргычта боргалана: бер төшә, бер менә, сеңлесен сөеп ала. Кобрасын кайдан кем сатып алуын, эрзинкә еланның нинди сыйфатлары барын сөйләп, тел чарлап утырды. Без аның белән русчалы- татарчалы әңгәмә корып бардык. Ара-тирә, кулындагы бөртегеннән күзен алмыйгына, әнисе дә татарча сүз кыстыргалады. Өйдә, әтисе эштә чакта, улының зур ярдәмче булуын әйтте.
‒ Куда едешь?
‒ Маме.
‒ Мама же рядом сидит.
Әнисе төзәтү кертә:
‒Мамина маме.
‒Нәнәйгә значит.
‒Әйе нәнәйгә. Там у меня много друзей исемнәрен, санап чыкты, алар белән таныштырды. ‒ Как вас зовут?
‒ Сания апа.
Йокларга җыенган бәләкәч, болай да кысык урынга авыр киемнәр киеп утыргангамы, абыйсы тиеп комачаулагангамы, көйсезләнергә тотынды.
‒ Рамил, сядь нормально. Достань бутылку.
Малай кобрасын миңа тотып торырга кушып, букчасындагы уенчыклары арасыннан сеңлесенә азык тутырылган шешәне эзләде. Авызына ясалма имезлек белән азык кергәч, алсу төенчек тынычланды. Әниләренең шалтыраткычы шалтырады. Ул берьюлы өч эшне башкарды: шалтыраткычны кулбашы белән колагына кысып тотып туганы белән сөйләште, бер кулы белән баласын җайлап тотты, икенчесе белән ашатты. Сәйләшеп бетеп, барсы да җайлагач, сак кына тәмле итеп, үзе дә йокымсырап алды.
Рамилгә еланын биргәч, тиз отып алуы белән мине гаҗәпләндереп, уенчыгын тотып торган өчен, шатландырыга теләп:
‒ Сания апа, рәхмәт, ‒ диде, һәм аны болаштырга тотынды. Озак маташтыра торгач, телен өзеп чыгарды. Моңа кадәр уенчык ватып уйнамаган, ахырсы, бик көяләнде. Еламакчы да булган иде, оялды гына бугай. Үземчә юатырга теләдем:
‒ Яхшы булган, хорошо. Все равно язык ядовитый был. Ул һаман шыңшыды. ‒ Дома папа приклеет, ‒ дигән булдым.
Аның фикерен югалтып, каефен күтәрергә була, тәрәзәнең бозынкулым белән эретеп, шәһәрне күрсәтем. Уфаны чыгышлый дин йорты төзелеп бетеп килә.
‒ Кара, Рәмил. Как красиво-матур.
‒ Это ляля- тульпан что ли?
‒ Юк, это совсем другой, новый еще.
‒ Башни как у ляля- тульпан.
‒ Әйдә, на окне рисуем. Кояш рисуй.
Юлдашым шатланып ризалашты. Ул эшен бетергәч:
‒Кояш нинди ‒ какой?, ‒ дип сорадым.
‒ Большое, круглое.
‒ Зур, түгәрәк, ‒ димен. Ул тутый кош сыман минем арттан кабатлады.
‒ Сделай ‒ яса три түгәрәк. Получится Снеговик. Снеговик нинди?
‒Белый.
‒Белый значит ак. Что еще бывает ак?
‒ Снеженка.
Аннан әйткәнне дә көтмичә, кар бөртекләре сызгалады; это нәрсә, нинди дип, өчпочмак белән квадраттан өйләр төшерде. Мин сурәтләрнең исемен әйтеп утырдым. Телевизордан күргән җанлы сурәт геройлары Барбос, гном, ташбакаларны төшергәч, көймәм тәмам комга терәлгән иде, ярый бәхетемә каршы, тәрәзә рәсемгә тулып, төшерер урын бетте. Мин, әнисе белән сеңлесен бераз ял иттерсенгә, оныкларым белән уйный торган уенны уйнарга чакырдым. Тун итәгем өстендә яткан сумкама кулымны җәеп салып, аныкыннан сыпыртып:
‒ Песи, песи, песи, перәс, ‒ дип, кайчан кулны тартып алырга кирәклеген аңлаттым. “Перәс”не әйтергә теле әйләнмәде, кулыма сукканда, “стук” дип кычкырды; үз чиратында минекен тидермәс өчен, кулын кинәт тартып алганда, терсәге белән сеңлесенә бәрелде. Шуңа уенны икенче тынычрагына алмаштырырга туры килде. “...Без, без, идек”нең сүзләрен икәүләп кабатлау, чиртүләре ошаса да, эндәшми утыру тәмам җиләтеп, башка уенга күчәргә тәкъдим итте. Шартларын үзе үк төшендереп бирде. Кул хәрәкәте белән күрсәткәннең нинди әйбер булуын тел белән әйтергә кирәк. Куллары белән һавада өй сыманрак нәрсә ясады, сеңлесенә төртеп күрсәтте. Минем өчен үзе җаваплап, этеп йөртмәле бала бишеге (коляска) булуын аңлатты. Алмаш-тилмәш, сәйләшмичә, әпәләр сыман хәрәкәтләр белән аңлашып, байтак уйнадык. Шофер, светафор, җәяүлеләр юлы, самолет, тагы әллә ниләр булып кыйланырга туры килде. Бу юлы уеннан мин беренче туйдым. Башка уенга күчәргә булдым:
‒Рыба – балык, где живет ‒ кайда яши?
‒ В воде. А татары кайда яши?
‒ В Татарстане, в Башкортостане, почти везде. А руслар?
‒ В России.
‒ Кобра кайда яши? ‒ дип сорый, теле өзелгән уенчыгын күрсәтеп.
‒ Елан в лесу ‒ урманда.
‒ На пустыне тоже.
‒ Әйе.
Бала-чага сыман уенга алданып, газельнең туктаганын сизмәгәнмен, Шофер:
‒ Бүздәк перекрескасында төшүче юкмыни? ‒ дигәч, күршеләремне урыныннан кузгатырга туры килде. Нәни юлдашым мине шак катырып:
‒Сания апа, мы когда нибудь всртретимся?‒ дип сорагач,
‒Объязательно, ‒дигән булдым, чыгарга җыенып. Шунда, көтмәгәндә, минем өчен могъҗиза булды.
‒ Тогда я буду говорить татарча. И сестренку научу.
Йөртүчегә рәхмәтемне әйтеп һәм пассажирларга хәерле юл теләп төшеп калдым. Бирсен Ходай.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Гыйнуар, 2019нчы ел.