Предыдущая публикация
Гэлара Шарипова
Гомереңнең кыл уртасы
Кырыктан узгачтыр ул.
Акыл кергән, тормыш күргән,
Фикер аек, төпле уй.
Ашыйкмыйча-кабаланмый
Гомер йомгагын сүтеп,
Булганына шөкер итеп,
Яшәр чак, дөнья көтеп.
Балалар да үсеп килә,
Булышалар эшеңдә.
Дәрт-дәрман да башкачарак,
Кимеп килә көчең дә.
Кырыктан соң тормышның да
Арта икән кадере.
Дөнья куып арый кеше,
Сәламәтлек кадерле.
Сабыр гына, тыныч кына,
Рәхәт яшисе килә.
Язмыш кына кайчагында
Усал шаярып көлә.
Кырыктан узганнар аңлар,
Ни әйтергә теләвем.
Тормышыгыз чәчәк атсын,
Шушы сезгә теләгем!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3