Предыдущая публикация
Җиңел бирелә димә син аны..
Сынар микән,сынауларда диеп,
Бик күп тапкыр мине сынады..
"Сөя белә микән",диде бугай..
Сөйгән ярдан мине аерды..
Көче бармы икән торырга дип,
Аяк чалып егып карады..
"Яна микән,бата микән",-диеп,
Утка,суга салып карады...
Төсләр бирде миңа,янәсе бу
Аерамы акны-караны...
Алданмадым!
Бәреп екты язмыш,
Сикереп тордым,хушсыз ятмадым..
Утка салды-янмый кире чыктым..
Суга салды-суда батмадым..
Вөҗдан белән саф мәхәббәтемне,
Йөрәгемдә кысып сакладым..
Гайбәтләрдән йөрәгем яраланса,
Яраларымны күңелем каплады...(Г.Галимова)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4