Мәрьям Шамсиева. Илеш. Торачы.
Сәрия Таҗетдин кызы Сафиуллина.Үзәкләштерелгән китапханәдә бүген үткәрелгән кичәнең соңгы аккордлары яңгырагач, Сәрия Таҗетдин кызының үзалдына гына әйткән бер сүзен ишетеп калдым:” Үтте!”.Бик күп мәгънә салып әйткәндәй тоелды ул бу сүзне.Сезнең белән уртаклашмадым да бит әле. Бүген,китапханәдә,Сәрия Таҗетдин кызы Сафиуллинаның яңа гына табадан төшкән дүртенче китабының презентациясе булып үтте.Кем соң ул Сәрия Сафиуллина дип сорарлар аны белмәгән кешеләр?Һәм бүгенге көнгә Сәрия апага инде 85 яшь дисәң, бөтенләй аптырашта калырлар.Ничек инде шул яшендә дүрт китап чыгар, район җирлегендә үткәрелгән мәдәни чараларда катнаш, катнашу гына түгел бит ул, яңа язылган шигырь- хикәяләрең белән тамашачыларны таныштыр, район ветераннар хорының актив әгъзасы бул,чигү- бәйләү белән шөгыльлән берүк вакытта һәм аларны күргәзмәләргә катнашырлык итеп әзерлә.Юк- юк саный алмыйм бүтән, мин әле аның кулыннан үткән эшләрнең йөздән берен дә санамадым.Бүгенгә тиклем Сәрия апаны белмәсәм, бүгенге кичәдә аның тормыш юлында башкарган эшләре турында чыгышларга ышанмый да утырган булыр идем бәлки.Гадәттә авыл җирендә колхозчы лаеклы ялга чыкса, гомер буе эш арасында ашыга- ашыга көткән дөньясын ныгытырга тотына.” Балкыш” иҗади оешмасынаның беренче тапкыр ишеген ачып кергәч, аптырашта калдым мин.Өстәл артында 85- 90 яшьтәге апалар, апалар- язучылар тезелешеп утыра, бер- бер артлы матур- матур шигырь- хикәяләрен укыйлар, анализлыйлар, газета- журналларга тәкъдим итәләр, китап чыгаралар, бер-бер артлы китап туйлары үткәрәләр.Шунда мин үземне әлегә тиклем бик күп эшләр башкарып йөргәндәй йөрүемә кыенсынып киттем.Эйе, “Балкыш”ка бар яклап та үрнәк булырдай, олпат кешеләр җыелганын беренче очрашуда ук күңелемә салып куйдым.Сәрия апаның “Үтте” дигән сүзенең мәгънәсен барыгыз да аңлагансыздыр инде хәзер.Нәкъ шулай, бүгенгечә матур, эчтәлекле, аның өчен бик күп хөрмәтле кешеләре , гаиләсе, туганнары , укучылары, бергә хезмәт юлын үткән коллективлары катнашлыгында үтәргә тиеш иде аның китабы туе.Шигъри юллар китап булып синең кулга килеп кергәнче, үзе бу юлларны башыннан азагына тиклем үткән кеше генә , күпме йокысыз төннәр,күпме тырышлык кирәклеген аңлыйдыр ул.Бәйрәм өстәле артында, чәчәкләргә арасында бүгенге кичәнең төп кунагы – Сәрия апабыз утыра.Бәхетле, бик бәхетле Сәрия апа син бүген! Бүген генә түгел, бөтен тормыш юлың бәхетле Сәрия апа синең.Тарихын белмәгәннең киләчәге юк диләр, үткәнен белмәгән кешенең дә шулай түгел микән ул.?Ә үткәнегез бигрәк матур Сәрия апа сезнең! Күрәсезме, күпме матур сүзләр яңгырады бүген кичәдә сезнең турында.Үзегез чәчәкләр арасында утырасыз,үзегезнең башыгызда һаман уйлар тезмәсе: минем бүген төннәр буе йокламыйча пешереп алып килгән күчтәнәчләремне ошатырлар микән кунакларым.Әй Сәрия апа, бары да тәмле булган, һәрбересен исемләп әйтә- әйтә сыйладыгыз кунакларыгызны.Клара соң, Клара,карагыз әле,ничә сәгать янып- көеп бәйрәм үткәргән димәссең, йөгерә- йөгерә кунакларны чәй белән сыйлый, апрель аенда тагын шундый зур очрашу көтелгәнен дә әйтеп өлгерә.Оясында ни, очканында шул икән шул.Сәрия апа, Фәния апа,Фирдәвис һәм Фәйсә апалар кебек ( ә андый өлкәннәр бик күпләр мондый очрашуларда)ил аналары Клара ханым үткәргән бәйрәмнәрне зурлап табын түрендә утырганда- аның уенда бары тик күбрәк кешеләрнең үрнәкле, бәхетле язмышларын халыкка танытудыр ул!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев