(хикәя)
Хатын-кыз уллы булгач та, газиз баласының киләчәктә кем белән яшәячәге хакында уйланып, борчыла башлый. Ана кешенең табигый инстиктымы, әллә киләчәкне күзаллаумы? Бәлки, кем әйтмешли кабык сугып чәүкә очыру гынадыр? Ул көннәргә әле бик ерак бит, алдагы еллар өчен бушка хафалану түгелме? Әйе-әйе, дөньяда иң кадерле улыкаеның хатыны нинди булыр, дип аның язмышы өчен кайгыра ул. Әнисе яраткан кебек, улының ише дә ирен ихлас, чын итеп ярата алырмы, аның йөрәк парәсен бәхетле итә алырмы? Гомумән, улыкаена лаеклы кыз булырмы? Шул турыда уйлана ана кеше. Шуңа да бит, киленнәргә “үзең әни булгач белерсең, малайлы булгач аңларсың әле”, диләр әни-бианайлар. Һәм, чынлап та, ул-бәбәен кулына алгач аңлый моны хатын-кыз. Чөнки малаена бәхетле, рәхәт тормыш тели, юрый ул. Сәкинә апа белән дә шул хәл булды. Бердән-бер улы тугач, мондый уйлары аны да читләтеп үтмәде, киресенчә көннән-көн көчәя генә барды. Үсеп, буй җиткергәч Сәлименең һәр адымы өчен өзгәләнеп торды. Улының әтисе дөньядан иртә китте. Бавыргынасы өчен бер үзе генә җаваплы булып калгач мондый кичерешләре артты гына. Булыр-булмас нәселләргә генә күз атмаса ярар иде, ни җитте кызларга гашыйк булып кына куймаса ярар иде йөрәккәчкенәм, дип уфылдап, пошынып йөрер булды ул. Үзе генә уйлады, үзе генә янды, бер кешегә дә сиздертмәде, уй-хыялларын берәүгә дә ачып салмады. Урта мәктәпне тәмамлап, улы югары уку йортына юл тоткач чирләр хәлгә җитеп борчылды. Дәваханәдә санитарка булып эшләгән ике дистәдән артык елларда башкарган эшләрен дә авырлык белән үти хәзер Сәкинә. Ятса да, торса да башыннан шушы уйны куа алмый. Алла сакласын, үлеп-фәлән китсәм, Сәлимемә таяныч булып кем калыр? Минем кебек күз нурымны чын-чынлап яратыр, ихтирам итәр ана җылысын алыштырырдай хатын-кыз очрармы дип уйлый-уйлый, хәлсезләнеп, урынына барып ава, ризыкларның тәмен тапмас булды ана. Эштә булса, барган җиреннән туктап, уйларга бирелә... Укытучы һөнәре алырга дип белем алып йөргән улы ял көннәренә кайткач, әкренләп-җайлап бу шөбһәләрен аның белән дә уртаклаша башлады. Егетнең ныклап күз атып йөргән кызы юк, өйләнү турында башына да кертми иде әле. Шуңа ул әнисен тынычландырып: “Әни, мин синең кебек яхшы күңелле кыз эзләячәкмен һәм ул, һичшиксез, йөз-кыяфәте белән дә сиңа охшаган булачак, яме, борчылма”, – дип кабатлый.
Бәй, карасана, шәфкать туташы булып эшләп йөргән Зөһрәнең итәгатьлелеген, шәфкатьлелеген, михербанлы бала булуына әлегә кадәр ник игътибар итмәгән Сәкинә? Сабыр гына сөйләшә, беркемгә күтәрелеп бәрелмәс, аяк басып йөрүләренә кадәр иплелеге турында кычкырып тора! Кулларының җиңеллеген генә әйт, уңганлыгы карап торырлык! Менә шундый булсын иде минем киленем дә! Ананың болытлы уй-фикер күгенә кисәк кенә кояш калктымени! Менә ич, аның көткәне! Аһ, Зөһрә Сәлимнән 10 яшькә өлкәнерәк икән бит! Улын аның белән таныштырса? Сәлим яшь арасы ерак дип, борылып та карамаса? Өлкән булса ни, булсын! Ана хыялында йөргән килене, улының булачак хатыны нәкъ ул бит– Зөһрә. Аның кебек кыз башкача юк! Аның улын ул гына бәхетле итәчәк. Ана күңеле тоя, ышанычлы терәк, хәстәрлекле хатын, туачак оныкларының әнисе дә бары Зөһрә генә була ала. Тик икесен таныштырып, бер-берсен күңелләренә хуш китерергә, гашик иттерергә иде... Шулай уйлады ялгыз ана. Ананың улына хатын итеп алырлык булдыклы кызны күзләп-сынап йөргән бәхетле көннәре башланды. Азагы гына хәерле булсын!
Тыныч кына үз эшен башкарып йөргән Зөһрәдән аның шәхси хәле турында төпченеп, сорашканы булмады Сәкинәнең. “Кызым, – дип назлы гына эндәште ул аңа беркөнне, – балам, нигә һаман кияүгә чыгу турында уйламыйсың, бәбкәм? Кыз бала эш дип кенә яшәми, гаилә кору турында да уйларга тиеш”, – дип әйтер сүзен башлады. Зөһрә дә үзе турында әллә ни сере юк сыман, ягымлы итеп, кыскача гына сөйләп бирде. Юньле бала икәнен әйтеп торасы юк, эреләнми, матур итеп кенә, тыйнак кына сүзен сөйли, дип сынаулы карашларын кызга сиздермичә генә, игътибар белән тыңлады аны санитарка апасы. Авыл кызының район үзәгенә укуын бетереп кайтуы, ял көннәрендә авылдагы әти-әнисенә ярдәмләшеп, елларының үтүен сизми дә калганлыгы хакында ишетте Сәкинә. Кызның егетләр белән йөрергә вакыты булмаганлыгы, кияүгә чыгу турында да уйлаганы юк икәнен ишеткәч, Бәхет кошы тотып алдымени ана! Очраштырырга, улым белән тизрәк очраштырып карарга кирәк дигән кире кайтмаслык фикергә килде ул шулчакны. Бирәсе килгән колына – чыгарып куяр юлына дигәндәй, Зөһрә нәкъ аның улы өчен генә туган бит! Улы гына әнисенең сүзен тыңласын, кире екмасын аның тәкъдимен.
Сәлимнең дипломын алырына да өч айлап кына вакыт калып бара. Бер кайтуында әнисенең куанычлы йөзен күреп, аптырады. Нәрсә булган аңа? Болай, дөньясын онытып, кояштай нур чәчкәнен әтисе вафат булганнан соң, анасының ихлас шатланып йөргәнен күргәне юк иде егетнең. Шушы көнне әнисеннән аны бер иллә дә яхшы, игелекле кыз белән таныштырырга теләвен ишетте ул. Һәм бу кадәр дә сөенеч эчендә йөзгән әнисенең кәефен төшермим дип, бер каршы сүз дә әйтмәде. Ә икенче атнага Зөһрәгә Сәкинә апасы туган көненә туганнары җыелуын хәбәр итте һәм аны табын әзерләшергә чакырды. Ял көннәре дә туры килә, мөләем кыз хезмәттәш апасының сүзен кире какмады.
Әнисенең туган көненә зур бәйләм роза чәчәкләре тотып кайтып кергән егетне Зөһрә аш-су бүлмәсендә бәлеш ясап мәш килгән чагында очрады. Һәм, йөзе өстенә кигән кызыл блузкасы төсенә кереп, яна башлавын сизеп, нигәдер артык уңайсызланды үзе. Әнисе әйткән кызның алдында басып торганын аңлагач, чынлап та, наз бөркелә икән бу кыздан дип күңеленә салып куйды егет. Яшь аермасын да бер дә сизмәде, үз ише – яп-яшь сылу. Егермеләрдән соң яшьләрнең яшь аермалары тигезләшә кебек, төгәл генә син бу яшьтәсең, син теге яшьтәсең дип әйтеп булмый шул. Әнисе, улы алып кайткан гөлләмәләрне кулына алгач, гөл арасында калган күбәләктәй күренде Сәлимгә. Аның өчен җан атып яшәгән газиз кешесе бит ул! Ә Сәкинә яшьләрнең икесен бергә, пар күгәрченнәрдәй каршысында басып торганын күргәч, хыял-теләгенең ялгышмаганлыгына тагын бер кат инанып, бетмәс шатлык хисләренә чумды. Өч пар туган-тумача һәм алар өчәү бергәләшеп, мул табын артында бәйрәмне күңелле үткәрделәр. Шунда ук җизнәләре шаярта-ирештерә, уены-чыны белән Сәлимнең Зөһрә белән чәчләрен чәчкә бәйләп, озакка сузмыйча бергә булачакларын, бу мәҗлеснең туйда дәвамын таләп итеп, бергә булуларын юрады. Зөһрә дә “юк” дип кенә өзеп әйтмәде, аның җавабы – инсафлы гына елмаю булды. Улының кунакларны табын артында хуҗаларча кыстап утыруы, кызга да игътибарлы булуы ана күңеленә сары май яккандай, хуш килде. Ана өчен хәләле вафатыннан соң иң күңелле туган көне булгандыр бу мәҗлес. Ахырдан Зөһрә ипләп кенә табынны җыештырып куярга да булышты. Кыз кайтырга дип җыенгач, Сәлим аны озата китте. Чынлап та, яныннан атлаучы кыз гади генә түгел, инсафлыгы, эчкерсезлеге, ачык һәм ягымлы итеп сөйләшүе белән башкалардан аерылып тора... Шундый уйлар диңгезендә йөзеп, Зөһрәне озатып кайтып керде ул. Әнисе һаман йокламаган: “Улым, менә шушы инде мин күреп калган асыл кош! Аның белән бергә булсагыз, исән чагымда да, үлсәм дә, һәрвакыт җаным тыныч булыр иде”, – диде, күңеле тулып. Ә улы, уены-чыны белән: “Вакыт күрсәтер әле, әни! Кызның акыллысын күрә белгәнсең, гел минем турыда гына кайгыртып йөрисең дә инде! Бергә булсак, мин аны “инәй кәләше” дип йөртермен, яме!– диде.
Бу пар, чынлап та, бергә булды. Ун яшь ара әллә ни үзен сиздертмәде. Зөһрәнең җанын биреп ирен яратуы, аңа гел игътибарлы булып, аның өчен өзелеп торуы Сәкинәнең йөрәгенә наз булып ятты. Балаларының ике ул, бер кызын үстерешеп, 25 ел бергә яшәгәч, бианай тыныч кына, олы канәгатьлек белән бакыйлыкка күчте. Сәлим хатынын яратып, инәем кәләше дип, ягымлы итеп, иркәләп эндәшер булды. Гомер ничек яшәсәң дә үтә, ә һәр кеше елларын үзен бәхетле итеп тоеп үткәрсә, хатын-кыз өчен дә, ир кеше өчен дә – иң мөһиме! Анасы сайлаган, таныштырган хатыныннан уңды Сәлим. Еллар үткән саен хәләленә ныгырак гашыйк була баргандай тойды үзен. Чөнки Зөһрәсе, акыллы, уңган, булдыклы. Аны аңлый белгән хатыны нәкъ аның өчен генә туган бит! Әнисенә шуның өчен дә гомерлек яр табып биргәне өчен, гомер буе алар дип яшәгәне өчен рәхмәтле ул!
М. Әхмәтҗанова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев