Предыдущая публикация
Шомландырып минем күңелне.
Бусагада кемдер тора сыман,
Әллә инде Әни түгелме?
Күземә генә шулай күрендеме,
Төштә кебек хәзер барсы да.
Сузып япкан ап-ак яулыгы
Җилфердәде Әни башында.
Ишегемне ачып кертим дисәм,
Бер кемдә юк ишек төбендә.
Күземә генә шулай күренгәндер,
Көзге көннең моңсу төнендә.
Юк шул алар,кайтмас инде хәзер
Мәңге кайтмас җиргә киттеләр.
Тик шулай да күңелем тыныч түгел,
Төшләремә ешрак керсеннәр.
Гөлсинә Камалова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев