Белми әйтмәс кәфен кискәннәр...
Үлгәннәрдән җавап алып булмас,
Бер уйланыйк әле, исәннәр!
Бер уйланыйк әле, ничек кенә
Яхшылыкның табыйк уртасын?
Белмибез бит җавап бирер көннең
Кайчан килеп кулдан тотасын...
Байлыгыбыз хәләл табылганмы,
Әллә хәрәм микән бары да?!
Яшәгәндә колак салганбызмы
Ата -анабызның зарына?
Булыштыкмы туган, кардәшләргә,
Якыннарга берни сорамый?
Үкенечләр тозы чыкмас күздән,
Чыкмастыр ул әрнеп еламый..
Ашыктыра гомер, арбасында
Гел сикертеп безне чаптыра...
Тик берәүгә генә булышсаң да
Күңелләрең ахак яктыра!
Байлык - нәрсә? Бүген бар ул, ярар!
Ә иртәгә фәкыйрь калынса?
Син-бай! Үлгәч, изге дога кылып
Торыр, укыр кешең табылса!
"Кәфенлекнең кесәсе юк", - диләр
Мал кирәкми бугай тегендә...
Син-бай анда, күңелең тулы ихлас
Теләкләрең булса телеңдә.
Гөлнур Айзат
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев