Авылым турында шигъри хикәя
1. Хәтирәләр генә булып йөрәгемдә
Калдың авылым Сарсазым
Җиләклеккә әйләнделәр
Йорт тирәсе, сазларың.
2. Ике елга арасында
Тын гына утырасың
Элегерәк белмәдең шул
Шундый хәлгә каласын.
3. Ниләр булды соң авылыма
Халкы кайларга тузган?
Сарсазыма карап уйланамын
Күпме гомерләр узган.
4. Күпме кеше ташлап авылын
Киткән кайтмас җирләргә
Яшьләр инде таралышкан
Төрле-төрле илләргә.
5. Сагынам мин сине авылым
Сарсазым кешеләрен
Әгәр кайтса кире яшьлек
Нишләр идем белмим нишләрмен?
6. Искә алып авылыбызны
Кайтып киләм Фәрит белән
Кайттылармы киткән кешеләр белмим
Кошлар кайтканын беләм.
7. Фариз абый йорты күренә
Выселка юлын үткәч
Ни уйлыйсыз әрвахларым?
Без сезне ташлап киткәч.
8. Көз китәбез кошлар кебек
Язын кире кайтабыз
Ниләр уйлап ята икән
Безнең әни, атабыз.
9. Салага кереп барабыз
Барлап авылым халкын
Тәрәзәдән үрелеп карый
Ялгыз торучы бер хатын.
10. Роза апа кайткан
Күршесе Ленар өйдә
Равия апа, Мөстәким, Тауфик
Яшәп яталар икән бер көйдә.
11. Бу матур йорт Тауфикныкы
Яшиләр иде өчәү
Сентябрьдә әниләре вафат
Калдылар алар икәү.
12. Гомер дигәнең туктамый
Бераз гына булсада
Инде менә Тауфик вафат
Газраил соңламады, әнисен әле генә алсада.
13. Бер ялгызы яши Мөстәким
Авылның иң башында
Зират, юл...
Торасыман ... ында.
14. Бик матур яшиләр иде
Әниләре белән балалар
Берсе артыннан берсен югалтып
Ялгыз торып калалар. .
11. Әнә, Илдус гөрләтә тракторларын
Каршы ала авылым халкын
... карап кала
Тагын бер олы хатын.
12. Камәрия апа исән, имин кайткан
Шөкер, насыйп булды язга кадәр
Хәлләрегез ничек, исән-саумы диеп
Бер-беребезгә дәшәргә.
13. Тормыш кайный бу зур өйдә
Тәмле ашлар пешерә Фиразия
Бик ягымлы бер бала ул
Олы хөрмәткә ия.
14. Салама җан өрергә
Аллаһ Илдусны биргән
Башка кешеләр бу зур эшне
Булдыра алмаслар дигән.
15. Машина, трактор тавышы
Урамнарны гөрләтә
Яшәтергә Сарсазымны,
Тырыша Илдус бигрәк тә.
16. Кирәк икән ярдәм сорап халык
Илдус хозурына йөгерә
Җавапсыз калдырмый гозереңне
Булыша аңа Аллаһ шуңа күрә.
17. Гаяз бабай йортында
Күренми әле беркем
Көн җылынгач, кошлар кебек
Кайтып килер бер төркем.
18. Фатих абыйларның йорты
Матур хәлдә саклана
Үзләренә күрү насыйп булмады
Күргән кеше соклана.
19. Җәй буена җанлы бу өй
Кеше бердә эзелми
Хәлләр белим диеп керсәң
Кайтып китәсе килми.
20. Фәем абыйның балалары
Һаман кайтып торалар
Каралты-кураларны да
Яңаларын коралар.
Йорт тирәләре дә чиста
Матур булып саклана
Узып баручы кешеләрдә
Өйгә карап соклана.
21. Юлны дәвам итәбез
Алда тора буш өйләр
Ни сорарга соң буш өйләрдән
Ул өйләр ниләр сөйләр.
22. Гөлбану, Галләм, Гани
Ниләр булды сезләргә
Кайтып сәлам биреп китегез
Авылда яшәгән безләргә.
23. Өйләр басып тора, уйланып
Кирәкмәсәм, сүтегез
Я, булмаса, кайтып килеп
Бераз торып китегез.
24. Мөгтәсим белән Гәрәй абый өе
Җәй көнендә чәчәктә
Шушы кыяфәте белән
Яшәсен киләчәктә.
25. Илсинә утырткан гөлләр
Чәчәкләргә күмелә
Гөл-чәчәк яраткан кеше
Бәхетле була диелә.
26. Радикның өе басып тора
Яшь кызлардай ялтырый
Өенә керсәң китәсе килми
Өзелә йөрәк, кылтырый.
27. Эче, тышы бик матур
Үзенә җәләп итә
Керсәң өйгә гүзәллегенә
Карап исләрең китә.
28. Әрәм булып ялгыз кала,
Матур йортлар ташлана
Ялварып сорыйк Сарсаз кешеләре
Авылымны Аллаhым ташлама.
27а Габделәхәт бабай нигезендә
Капкасы басып тора
Көтмиме соң капка балаларын
Бар да, капкадан сора.
28а. Зәңгәр капка сөйләр хәлен
Ниләр булып үткәнен
Шушы нигездә генә дә
Ничә лачын үскәнен.
29. Өе булмаса да, нигезе бар
Кендек каннары тамган
Еллар үтү белән кайтыр өчен
Истәлек булып калган.
30. Ирек, Нәгим, Рашат, Рәшит
Шунда туган оланнар
Теләгән вакытта килегез
Сез бит безнең туганнар.
31. Кешеләрне каршылыймын
Ачык йөзләрем белән
Кирәк икән якын итеп
Мин дә каршыгызга киләм.
32. Акыллы балалар биргән Аллаhым
Авылыма кирәк дигәндер
Әти-әни генә түгел, үстергәндә
Авылым хикмәте дә тигәндер.
33. Тыныч, матур авыл Сарсаз
Бакчаларда җиләк, алмагач, чия
Юкка әйтмиләр инде аңа
Татарстанская Швецария.
34. Дәвам итик әле урамны
Тик буш өйләр калганнар
Зөбәрҗәтләр генә кайта
Һәр ел саен Казаннан.
35. Гали абый балалары хакында
Аерым сөйлисе килә
Шәфкатълелек нуры сеңгән
Һәрберсенең үзенә.
36. Еш кайталар авылга
Зиратны чистартырга
Гаиләләренә кушылганнар да
Тырышалар кайтырга.
37. Юллар кипкәч, майлар җиткәч
Нәгим, Зөбәрҗәт, Хания, Сания кайта
Киявләре Наил шәһәрнеке
Күңеле Сарсазга тарта
38. Хәләле аның Сарсаздан
Йөрәгенең түрендә
Онытмый ул мәрхүмәсен
Тыныч ятсын инде гүрендә
39. Илһам дигән баланың
Кулыннан бар эш килә
Бераз булышырмын диеп
Сарсазга кайтып килә.
40. Мәчет юар өчен
Алар кайта Казаннан
Булышырга элгерер өчен
Чыгып китәләр иртән азаннан.
41. Кызлар сөйли:
Авылга кайтып килгәч
Хәбәр сораша ерактагыбыз
Ә без аңа туган төбәгеннән
Кайнар сәлам җибәреп калабыз.
42. Изге юлда йөри алар
Мәчеткә дә, зиратка да баралар
Уйлагыз әле авылдашлар
Гыйбрәт бит бу балалар.
38а. Икенче урам буйлап йөрик әле
Язарга каләм чарлап
Кайсылары кайткан, өйдә икән
Шул кешеләрне барлап.
39а. Тауфик абыйдан башлыйм әле
Беренче йорт уң яктан
Йорт тирәсендә күренмиләр
Балалары кайтмаган.
40а. Шушы матур йортта үскән
Биш балада калада
Кем башына да килмәгән
Туган җирдә калырга.
41а. Абдулла бабайны беләм
Кибеттә сату иткәнен
Көннәр буе аяк өсте көткән
Товарның сатылып киткәнен.
42а. Иптәше Миңнегаян әби
Бик яхшы карчык иде
Әниемә иптәш булып
Төннәрен саклый иде.
43. Шамил белән Бану кайткан
Исән сау яшәп яталар
Балалары хәл белергә
Атна саен кайталар.
44. Бу матур йортның хуҗасы
Классташ дустым Гөлсинә
Үзе өйдә булмасада
Йорты аның нур сибә.
45. Нигезләре моңсуланмый хәзер
Энесе йортны өлгертте
Гелсинәкәй өйне ялгыз итеп
Көзен Казанга китте.
46. Туганнар белән җәйләрдә
Җыелалар авылда
Бигрәк күңелле аларда
Бары бергә чагында.
47. Күршедә генә сеңелесе
Яңа өен җиткерде
Чүп үләне баскан буш урын
Матурлыкка төренде.
48. Озак кына басып торам
Камәрия йорты каршында
Нигә ялгыз, моңсу диеп бу өй
Төрле уйлар килә башыма.
49. Тормыш дәръясында йөзеп
Камәрия нык арыды
Мәңгелеккә күзен йомып
Баласы китеп барды.
50. Ташлап китәр өчен яшьләй
Үстергәнме анасы Илгизнең
Хәлләрен белергә әниеңнең
Кер төшенә, кил көндезен.
51. “Тыныч йокла улым”-диеп
Теләк тели Камәрия
Баса алмый йөрәк яраларын
Барып каберенә баш ия.
52. Бәхетле картлык телә миңа улым
Әй, саргайды ла йөзем
Төшләрдә булса да күрешик
Көтәм балам, Илгезем.
53. Бала югалту хәсрәтен
Язмасын ла һичкемгә
Сынар өчен дисәң, сыналдык күп
Сынамачы тагын һичкенә.
54. Рузалия апа белән Мөхәррәм абый
Әле берничә көн генә кайтканнар
Балаларын шомга салып
Каты аврып ятканнар.
55. Олы кешеләр була патриот
Туган җирен ярата
Үскән туфрагына басып йөреп
Кайгы-сагышларны тарата.
56. Балалры кайткан гөрләшеп
Җыештырганнар өй эчләрен
Яңа өленгеләр элеп
Ут алганнар кичләрен.
57. Сокланасың бу гаиләгә карап
Тату, матур яшиләр
Кешедә дә эшләре юк
Беркемгә дә яшмиләр.
58. Мәрхәмәтле кыз балалар
Уңган да соң үзләре
Аннан да мәрхәмәтлерәк уллары
Нурлы да бит йөзләре.
59. Исән-имин яшәсеннәр
Барысына теләкләр
Шушы тату гаиләгә
Әти-әни бик тә кирәкләр.
60. Фәрит абый белән Флюра
Күптән түгел кайтканнар
Улларында машина бар
Ник Буада ятканнар.
61. Шундый матур йортларын
Ничек ташлап китәләр
Көлеп торган гүзәллекне
Бигрәк моңсу итәләр.
Шөкер, моң зарларны
Аллаһым ишетеп тора
Авылга сулыш өрергә
Ярдәмен биреп тора.
Урамнарны гөрләтә
Машина тракторлар
Авылым бетмәгән, яши әле
Яшәтә аны Фәнис кебек батырлар.
Рәхмәт яусын батырларга
Шундый бала үстергән аналарга
Җиңеллекләр теләп үзләренә
Барысын да озатмагыз калаларга.
62. Урам халкын барлый-барлый
Җәүһәргә килеп җитәм
Йорт тирәләре чип-чиста
Күрсәң исләрең китәр.
63. Ничек әле кыш кайтмаган
Җәүһәрия апа салага(авылга)
Әгәр күрше-күлән булса
Китмәс иде калага(шәһәргә).
64. Зөфәр бәбекәем ялгызы
Яшәп ята үзендә
Бәхетле картлык килсен диеп
Телисем килә үзенә.
65. Мәчеткә җитеп киләм
Кайтмаган күрше күлән
Кемнәр бар икән диеп баксам
Равил абыйны күрәм.
66. Равил абый кайткан
Исән сау була күрсен
Мәчет көтә тилмереп
Тизрәк мәчеткә керсен
67. Йорт җирләре чиста
Һәрнәрсә дә тәртиптә
Нинди булган кеше ул
Уңганлык кирәк һәр эштә.
68. Менә мәчетебез моңсуланып көтә
Имам ишек ачканын
Көтә Равил абый килеп
Тирәсен чистартканын.
69. Рәхмәт яусын, Фәрит, Равил абыйга
Мәчет янына киләләр эшләргә
Озын, озак яшәсеннәр саулык белән
Киңәшләрен биреп яшләргә.
70. Мәчет көтә Фәрит абый килеп
Моңлы азан әйткәнен
Нурлар өстәп нур өстенә
Фәрит кайтып җиткәнен.
69а. Мәчет яныннан уң якка
Зиратка таба карагыз
Беләсезме әти-әнием
Кайтып бара сезнең балагыз.
70а. Икенче якка карасаң
Әлфия апа өе тора
Тәрәзә өстендә карлыгачлар
Үзләренә оя кора.
[06.09, 14:06] Ренат: 71. Кошларга гына оя корырга
Кирәкме икән бу йортлар
Авылым халкын тилмертеп
Шулай йөртә язмышлар.
72. Фәем абый, Фәруза
Ялгызлары урамда
Ишетмәдем әле, күрмәдем
Нинди хәлләрдер анда?
73. ... бар иде шул урамда
..иемнең туганы
..ием кебек бик тә, бик тә
Ярата идек без аны.
74. 3 баласы әбиемнең
Зур калада тордылар
Ике улы, бер сөекле кызы
Матур гаиләләр кордылар.
75. Матур гына яшәгәндә
Апам дөьядан китте
Әбиемне, якыннарны, туганнарын
Онытылмас яралы итте
76. Кызын югалту кайгысын
Әби авыр кичерде
Башкайларын кая куярга белми
Бик озак әрнеп йөрде.
77. Шушы хәсрәтләрдән әбием
Үзе дә аврып китте
Озак ятып тормады
Якты дөньядан китте.
78. Бик авыр кичердек әби вафатын
Әнием ничек түзгәндер
Апасының үлеме йөрәккәен
Бәгыркәен өзгәндер.
79. Әниемнең кулларында
Соңгы сулышын алды
Әбиемне озатканда күз яшенә төренеп
Әнием ялгыз калды.
80. Һәр көн саен искә алды
Үскәндәге тормышын
Авыр ачлык елларында
Нинди хәлдә булмышын.
81. Язып бетерү мөмкин түгел
Бу бит бер история
Алар язмышы каршында
Авылым халкы да баш ия.
82. Дөнья көтеп яшәгәндә
Абый да китеп барды
Ялгыз, шушы гаиләдә
Бары бер Фәриз калды.
83. Туганнарны югалтуны Фәриз
Әле дә оныта алмый
Менә шулай яши яши
Яныңда туган калмый.
84. Ике туган без аның белән
Бергә булып туганнар
Күрешәсе генә килеп торып
Көтеп тора торганнар.
85. Очрашкач сүзләр бетми
Сөйләшәбез төн буе
Шулай туганлашып яшәргә
Насыйп ит син Раббым гомер буе.
86. Догаларыбыз барсын Аллаһ кушып
Дөньядан киткәннәргә
Кинәт кенә китеп барып
Кайгылы иткәннәргә.
87. Юлны дәвам итәм
Өемә таба кайтам
Чыбык өстенә карасам
Карлыгачлар да кайткан.
88. Сария апа әле өйдә юк
Кайтса иде тизерәк
Олы әби иһтирамга лаек
Безнең өчен бик кирәк.
89. Кайгы сагышларга түзеп
Саулык белән яшә гомергә
Балалар хәсрәтеннән йөрәгең
Әйләнсә дә күмергә.
90. Тауфик абый, Бәян апа
Теләк теләп яталар
Фәриз, Роза, Рузинәләр
Җәйгә чыккач кайталар.
91. Җирләр кипкәч чистартырга
Гелҗиһан кайтып килер
Бик сагындым дия-дия
Ишектән килеп керер.
92. Җәмилә апа, Шәмшетдин абый
Алты бала үстергәннәр
Бишек җырын көйли-көйли
Игелекле булыгыз дигәннәр.
93. Әни сүзен ишетепме
Әллә тәрбиясе атаның
Балалары мәрхәмәтле
Әсәре юк хатаның.
94. Хаталанмый яши бу балалар
Бер-беренә, кешегә булышалар
Вакытны әрәм уздырмый
Гыйбәдәт кылырга тырышалар.
95. Менә бүген Фәрит белән
Ульяннан кайтып киләм
“Кайтасыңмы авылга”,-дип
Өй каршысына килгән.
96. Нинди матур сүзләр табыйм,
Рәхмәтләрем әйтергә
Бәхетле, саулыклы бул балам
Яшә тигезлектә гомергә.
97. Аллаһ бүләкләгән аны
Матур сыйфатлар белән
Горурланмый, мактануны белми
Күркәм халыкка ия.
98. Күршеләрем кайтып кына китәләр
Йортлар ташланды
Хуҗалары картайды
Бары да чүпләргә калды.
99. Көчле куллар кирәк
Төзәтергә яңадан
Кайтмасмы икән теләгәннәр
Яшәр өчен каладан.
100. Йортым янына җитәм
Каршы алды карлыгач
Исән булгач кайттык кошкаем
Җирләр кардан арынгач.
101. Карлыгач белән сөйләшеп
Капканы ачып кердем
Тәрәзәгә күз төшерсәм
Бер сандугачны күрдем.
102. Ничек гаҗәпләнмәскә инде
Кошлар да өен таба
Тук-тук иткән тавыш килә
Сандугач тәрәзә кага.
103. Карлыгач та, сандугач та,
Чыпчыклары да тагын
Адәмнәр генә аңламый
Туган җир якынлыгын.
104. Зәйтүнә апа йорты ябылмас иде
Үзе исән-сау булса
“Кайтыгыз да торыгыз”,-дип
Әмерен биреп торса.
105. Утырып сөйләшергә
Суфия дә күренми
Әллә сагынмый авылын
Әллә кайтасы килми.
106. Урамнар ямьләнер иде
Балалары да кайтса
Бакчалар ямьләнер иде
Алмагач чәчәк атса.
107. Кайтмыйча түзәме Суфия
Үз нигезен ярата
Чәчәкләре белән көннәр буе сөйләшеп
Сагышларын тарата.
108. Тиздән Фатыйма кайтыр
Сафурага ияреп
Хәлең ничек апа? дияр
Кайткач та чабып кереп.
109. Ничә еллар шигырь юлы белән
Авылымны искә аламын
Алып укучы да юк ичмаса
Шулай үземдә кала.
110. Әллә минем күңел шундый
Әллә елый йөрәгем
Минем шушы хикәянең
Бармы кемгә кирәге?
111. Ни эшләп авыл бетте
Бар да үткәндә калды
Киләчәге юк авылымның дип
Сагышлар биләп алды.
112. Уйланып язып утырам
Күпме кеше киткән арадан
Зар-моңнарыбызны ишетеп
Кайтып килмәсләрме каладан?
113. Кичен уйлыйм, төнен уйлыйм
Иртәләрен дә уйлыйм
Исемә төшкәнне языйм диеп
Карандашымны куймыйм.
114. Үзе кычыткан эчендә
Юллары да тар икән
Кешесе дә аз Сарсазымның
Ник сагындыра икән?
115. Якын ла күңелләремә
Туган авылым Сарсазым
Нигә якын булмасын соң
Ул минем моңлы сазым.
116. Бу хикәяләрем минем
Шигырь формасында бара
Әгәр аңларга теләсәң
Игътибар белән укып кара.
117. Кем теләми икән язарга
Яратып туган ягын
Йөрәк әрнүләрем басылмаса
Дәвам итәрмен тагын.
118. Утырам да шигырь язам
Күңелләрем тулганга
Һаман уйларга биреләм
Әллә ялгыз булганга.
119. Шигырь итеп язам хикәямне
Укырга җиңел өчен
Аңлатырга теләп авылым моңын
Куямын бөтен көчем.
120. Таңнарда сайрый сандугач
Пәрдәләремне ачкач
Сандугач моңнарын тыңлыйм
Күземнән йокы качкач.
121. Сандугачлар, карлыгачлар
Тагын китәрләр инде
Тагын китеп Сарсазымны
Ялгыз итәрләр инде.
122. Сарсаз җыя барыгызны өмәгә
Аллаһ йортына килмәккә
Гыйбәдәтләр кылмакка
Үскән туган җирегезгә
Догалар укымакка.
123. Җәен, көзен җыя Сарсаз
Зиратны чистартырга
“Ишетмәдек” дип әйтмәгез
Барыгызга да кайтырга.
124. Ярый дуслар шунда тәмам
Мин бит шагыйрь түгел
Аңлагыз дип гади яздым
Шулай тели бит күңел.
125. Бары да бар, шөкер Аллаһыма
Ямансу тик төннәрдә
Бәхетле картлык көтсә иде
Алда яшисе көннәрдә.
126. Кошлар да шатланып көтә
Авылым халкы кайтканын
Их! Күрәсе иде Сарсазымның
Гөрләп чәчәк атканын.
127. Һәрнәрсә дә матурая язда
Тик ямьләнми күңелләр
Без күрмәбез яшь Сарсазны
Бәлки бездән соң күрерләр.
Җомга, 6 апрель 2018 ел, Ульяновск.
Әмииин.
Басма хәрефкә күчерде Фәтих улы Ренат Мулюков.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 15