Предыдущая публикация
Гөмбәле яңгыр.
Кичтән башланган яңгыр,
Бүген дә һаман ява.
Яфраклардан тып та, тып,
Эре тамчылар тама.
Елап торса да тәбигать,
Шундый рәхәт саф һава.
Менә бүген көне буе,
Гөмбәле яңгыр ява.
Кәрзин алып кулларыңа
Син урманга бар гына.
Берсеннән берсе матурлар,
Сайлап җыеп ал гына.
Нинди генә гөмбәләр юк:
Ак,каен гөмбәсе, гөреҗдә.
Тик ашыкма бераз гына,
Саклык кирәк бу эштә.
Шундый матур утыралар:
Майлы гөмбә, ак гөмбә.
Нарат гөмбәсе чакыра.
Барырмын инде көндә.
(с) СанияГарифуллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев