Предыдущая публикация
12 апрель кешелек өчен
Һич шиксез олы бәйрәм.
Колач җәеп каршы алган.
Гагаринны киң галәм.
Иң беренче кыю батыр.
Җиһанга ишек ачкан.
Киттек,-дигән ул елмаеп.
"Восток" космоска очкан.
Сәгать ярым ракетада.
Әйләнгән ул Җир шарын.
Бар дөньяга таныткан.
Бездә көч,күәт барын.
Киң җиһанга,йолдызларга,
Яңалыкка юл салган.
Тарихның яңа битен дә.
Гагарин үзе язган
Аның олы батырлыгын.
Яшик күңелдә саклап.
Тагын очсын ракеталар.
Илемнең данын яклап.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев