Предыдущая публикация
Күңелле студент чакларым,
Искә төшәләр һаман.
Билет алып кулларыма.
Имтихан бирәм сыман.
Сессиялар,имтиханнар,
Һәм безнең тулай торак.
Сез дусларны,уйламаган,
Сагынмаган чак сирәк.
Юктан гына кызык табып,
Кычкырып көлә идек.
Дуслыкның,татулыкның,
Кәдерен белә идек.
Онытып буламы соң,
Өзелеп сөйгән чаклар.
Яратканнар бу хисләрне.
Йөрәк түрендә саклар.
Җәй Астраханьга барулар,
Дөрләп торган учаклар.
"Бәхетле билет"тоткан.
Күңелле шәкерт чаклар.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1