Предыдущая публикация
Уйлар дулкынында йөзәм...
Яшьлегемә кайтып барышым.
... Бик еракта калган...
Кайтып булмас...
Күңелемнән чыкмый сагышым.
Яшьлек иле булып, туган ягым,
Калган икән минем хәтердә.
Туган авыл дигән яктылыктан,
Көч алып торам мин хәзер дә.
Күңелеңдә яки төштә генә
Кайтып була яшьлек иленә.
Яшлегемне искә алган саен,
Туган ягым килә күңелемә.
Яшьлегемә, беләм ,кайта алмам,
Калса да ул туган ягымда.
Килер бер көн...
Туган авылымда,
Гөл булып калкырмын яңадан.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев